Шуннан кимемәсә, шөкер. Бер бетергән кеше, сөткә бәяләр артты, дип кенә кабат сыер алмый – монысы хак. Бәяләр кимеп китсә, бетерүчеләр арта – монысы да хак. Араларында берне генә асраучылар сирәк, күбесендә икешәр-өчәр сыер. Унны асраучылар да бар. Теләгән кеше сөтне-каймакны шулардан ала. Күршеләрдән алмыйча, я базардан, я кибеттән генә алучылар да байтак. Бу кадәресе күршеләр белән дус-тату булмау нәтиҗәсе түгел, маллары авырып-сырхаулап китсә, нигәдер үзеңне гаепле итеп тоясың. Ә болай җаның тыныч.
Бер чорда авылда каз-үрдәк асрамаучыларга, аннан сыерларын бетерүчеләргә гаҗәпсендек. Авыл урамында казлар йөргәнен күреп: «Сездә әле казлар да бар икән!» – дип гаҗәпләнүләрнең дә, Төмәннән кайткан балачак дустым Лиянең, кәҗә-сарык күрергә теләп, көтү каршына чыгып (бала чакта җәйләр буе әби-бабасында кунакта була һәм ул чакта авылда әле аерым сарык көтүе бар иде), нәүмизләнеп, аптыравының да шаһиты булырга туры килде. Бүген инде бер нәрсәгә дә аптырамыйбыз бугай. Смәелдә яшәүче танышым Солтан абый әйткәндәй, бүген кеше, НЛО төшкән, дисәң дә, барып карамаячак. Ышанмаганга түгел, кызыксынмаганга. Алай да мин үзем кайчак юк-бар әйберләргә дә шаклар катып куям. Менә, мәсәлән, безнең авылда күпләр инде каз йоныннан, мамыгыннан тутырылган мендәрләрдән ваз кичкән. Чират аларга да җиткән икән.
– Каккан саен әллә тузан, әллә нәрсә чыга һаман... Исе дә яман... Юсаң да, чистарттырсаң да, кояшта күпмеләр кыздырсаң да бетми...
– Аллергия бирә...
– Ортопедик мендәрләр дә алдык, кибеттән әйбәтен, кыйммәтлесен дә сатып алдык...
Безнең авылныкылар хәзер шулай сөйләшә. Хәер, үзләре шулай диләр дә, үзләре шул арада: «Ии бар иде каз йоныннан-мамыгыннан тутырылган ястык-түшәкләргә чумып йоклаган чаклар! Исе дә булмады, тузаны да чыкмады, аллергия дә бирмәде», – дип, үткәнне сагынып алалар. Социаль челтәрләрдә дә элеккечә биек итеп җыештырылган, ике почмагына икешәр-өчәрләп, матур итеп кабартып куелган 75–80 ле мендәрләр кукраеп утырган карават фотосын куеп, хәтерлисезме дип, элекке авыл өйләрен искә алучылар шактый еш күренә. Үткәнне сагынсак та, беркемнең дә ул чорга кайтасы килми.
Авылда инде каз йоныннан тутырылган мендәрләрен йон җыючыларга сатып җибәргәннәр шактый. Хәзер каз-үрдәк асраучылар да яңа йоннарын сатып баралар икән. Сату проблема түгел, йонны кая куйыйм, дип тә аптырыйсы түгел, бу чорда авылларда каз-үрдәк йоны сатып алырга теләүчеләр күп йөри. Шуңа да сайланып, бәясе кулай булганына, белгән кешеләргә бирергә тырышалар. Элекке кебек, киптереп, юып ятасы да түгел, шул килеш тә бик сөенеп алып китәләр, диләр.
– Мендәр ясап сатабыз дип, әллә нинди бәяләргә куючылар бар. Аны кем алсын?! Хәзер кибет тулы мендәр, ниндиләре генә юк, – дип тә гаҗәпләнә авылныкылар. Ә бит кемнәрдер җыя. Димәк, файдасы, кирәге бар. Булмаса, өйдән-өйгә йөреп, соранып йөрмәсләр иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез