Газетага язылу

Яман шешнең 17 төреннән саклый

Табиб-реабилитолог Сергей Агапкин белән табиб-диетолог Олег Кривченков «Россия 1» каналында яман шештән саклый торган эчемлек турында сөйләгәннәр.

Табиблар әйтүенчә, мүк җиләге суы организмны 17 төр яман шеш авыруыннан саклый. Әлеге эчемлекне куллану үңәч, ашказаны, юан эчәк, мәни бизе, глиобластома, лимфома һәм башка төр яман шешләрнең барлыкка килү куркынычын киметә.

Белгеч сүзләренчә, мүк җиләгендә бик күп микъдарда биологик актив матдәләр бар. Табиб бу җиләкнең хеликобактер пилорига – ашказанында яман шеш китереп чыгара торган бактериягә тәэсирен мисал итеп китерә. «Мүк җиләге бу бактериянең активлыгын баса», – ди ул.

Сергей Агапкин, шулай ук инсультны булдырмау өчен мүк җиләге кулланырга киңәш итә. Чөнки җиләктә марганец һәм бакыр күп. Марганец начар холестеринны киметә, ә бакыр ялкынсыну процессын бетерә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре