Күпләр зарыгып көткән озын-озак Яңа ел яллары да башланды. Белгечләр әлеге вакытны заяга уздырмаска киңәш итә. Бәйрәмне чама хисен югалтмыйча гына ничек күңелле һәм файдалы итеп уздырырга соң? Барыбызга да таныш һәм гап-гади ысуллар ялларны нәтиҗәле үткәрергә ярдәм итәр.
Азрак ашарга, күбрәк хәрәкәтләнергә
Бәйрәм – ашау өчен генә түгел. Бик үк файдалы булмаган ризыкларны озак вакыт дәвамында ашау, артык ашау да ашказаны-эчәклек трактына, бавырга һәм ашказаны асты бизенә начар йогынты ясый. Шуңа күрә чама хисе булырга тиеш. Эч пошканнан гына ашамагыз. Организмга физик күнегүләр кирәк. Хәрәкәтләнү активлыгы файдага гына була.
Режимны җайга салу
Эшкә чыгар көннәр якынлашкан саен акрынлап йокы режимын җайга сала башларга кирәк. Яңа ел ялларында вакытында йокларга ятарга күнегегез. Галимнәр, йокы туймаганда, туклык хисе өчен җавап бирүче гормоннарның уйный башлавын раслаган. Шуңа күрә чамасын белми ашау туйганчы йокламау аркасында да килеп чыга, ди.
Телефонсыз ял
Гаджетларны сүндереп, читкә алып куябыз. Бер дә булмаса, ял көннәрендә почтаны тикшереп алу, смсларны барлау өчен аерым сәгать бүлеп бирергә мөмкин. Телевизорны да күп карау киңәш ителми. Гаджетларны, бигрәк тә балалар өчен, уку, уеннар һәм иҗади дәресләр белән алмаштыру үзегезгә дә күңеллерәк булачак.
Саф һавада күбрәк булыгыз
Яңа ел ялларында, ниһаять, көндәлек эшләрне онытып, шугалакка барырга яки чаңгы шуарга була. Саф һава организмга уңай йогынты ясый, иммунитетны ныгыта. Шунысын да онытмагыз: Яңа ел яллары - травмпунктлар өчен иң кызу чор. Бозлавыкта сак булырга, ә шугалакта исә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез