Газетага язылу

Яңа елга бүләк көтәсезме? (сораштыру)

Яңа елга бүләк көтәсезме? (сораштыру)
ru.pinterest.com

 Азат Новиков, аучы (Түбән Кама):

– Бүләкне алырга да, бирергә дә яратам. Хатыныма инде декабрь башында ук яңа телефон алып бирдем. Кызларыма акча гына күчерәм. Үземә дә бүләк ясадым: машина утыргычларының чехолын алыштырдым. Яңа ел – күңелне күтәрә торган бәйрәм ул. Нидер өмет итәсең, нәрсәдер көтәсең. Инде безнең 12 көн ял да планлаштырып куелган. 5 көнгә хатынымның туган ягына – Башкортстанга барачакбыз. Аннары Казанны күреп кайтасы килә. Хәзер бит бөтен әйбер алдан эшләнә. Инде без Казанда фатир да арендалап куйдык. Кыскасы, һава торышы бозылмасын, бураннар чыкмасын. Планнар зурдан, тормышка ашырырга насыйп булсын.

Тәнзилә Идиатуллина, пенсионер (Кукмара):

– Бәйрәм саен бер-беребезнең күңелен күрергә тырышабыз. Әниләр көнендә кызларым гаиләләре белән котлап киттеләр. Авыл хезмәтчәннәре көнендә колхоз котлады. Ел буе бүләксез тормыйбыз. Яңа елга күбрәк оныкларны сөендерәсе килә. Аларга махсус бүләкләр алабыз. Оныклар янында кызларым да онытылмый. Гаиләбезгә килгәндә, быел үзебезгә үзебез зур бүләк ясадык. Машинаны яңарттык. Булганына шөкер итеп, буласын өмет итеп яшәргә язсын.

Фирдәүсә Хәкимуллина, декреттагы әни (Арча):

– Без Яңа елны бәйрәм итмибез. Әмма балаларны тыю юк. Алар бөтен чараларда катнаша. Бүләкләр дә бирешәләр. Гаиләдә исә бөтенесен дә аңлаттык. Без көн саен бер-беребезгә генә түгел, якын кешеләребезгә дә изге теләктә. Әгәр бүләк бирәләр икән, мин бер дә каршы түгел. Зур бүләкләр кирәк түгел миңа. Улларым мәктәптә әйбәт укып, яхшы билгеләр алып, тәртипләре белән сөендерсәләр, шул җитә. Иң мөһиме – сау-сәламәт булсыннар.

Рәүф Садриев, эшмәкәр (Лаеш):

– Яңа елга шундый зур бүләк белән аяк басачакбыз. 20 ел шәһәр фатирында яшәгәннән соң, йорт салып чыктык. Авыл баласы, ни дисәң дә, җиргә тартыла икән ул. Фатирда үземне бәйдәге эт кебек сизә идем. Менә йортка күчкәч, шулкадәр рәхәт, бөтен җаным-тәнем белән ял итәм. Хәтта кар көрәү дә куркытмый. Хатыным, бернинди бүләк тә кирәкми, дисә дә, матурлык салонына җибәрәм дип торам әле. Барлык туганнарны, дусларны исә Яңа елны каршыларга безгә чакырдык. Бүләксез килмәсләрдер инде, шәт.

Лилия Касыймова, пешекче (Тукай районы):

– Яңа елда бүләк өмет итмим. Өйдәгеләргә дә әйтеп куйдым, миңа берни аласы түгел, дидем. Акча әрәм итеп йөрмәсеннәр әле. Кеше биргән бүләкне ошатмыйм. Ирем дә гел акча гына күчерә. Миннән – мул, матур табын. Быелгы бәйрәм көнем эшләп узачак. Заказларым күп. Кешеләр ялкауланды хәзер. Көн саен бәлеш сорыйлар. Пилмәнгә дә заказ күп булды. Әле ярый булышчыларым бар. Кемдер бәйрәм итә, без акча эшләп калырга тырышабыз.

Зәлифә Хөснетдинова, кибетче (Сарман):

– Мин инде әллә кайчаннан Кыш бабаемнан бүләк сорадым. Яңа елның бар яме – могҗизада аның. Телефоным искерде. 6 ел буе түзде инде. Балалар туган көнемә бүләк итәбез дигән иделәр – каршы төштек. Ирем алып бирер дигән өмет бар. Әле пенсиядә булсак та, икебез дә эшләп торабыз. Бер-береңә бүләк ясарлык кына рәт бар. Мин иремне  шифаханәгә алып барам. Белешеп, акчасын да күчереп куйдым инде. Бер атнага барып дәваланып кайту икебезгә 32 мең сумга төшә. Сәламәтлек бик кирәк. Аны инде бернинди акчага да сатып алып булмый.

 Гөлназ Сәлахиева, сәнгать җитәкчесе (Алабуга):

– Мин махсус хәрби операциядән иремне көтәм. Әгәр илләр тынычланса, бөтен ир-егетләр гаиләләренә кайтса, иң зур бүләк шул булыр иде. Ике улым да, әтине сагындык, диләр. Шушы көннәрдә ирем чираттагы ялга кайтачак. Ниһаять, өч елга беренче мәртәбә Яңа елны бергә каршы алачакбыз. Әйткән нәзерем дә бар: ирем исән-сау кайтса, ятимнәр йортына барып, андагы балаларны сөендерәм, дидем. Яңа елга кадәр күчтәнәчләр өләшеп чыгарга исәбем бар. Элек мин дә, башкалар кебек, бүләккә кыйммәтле әйберләр өмет итә идем. Ә хәзер бар да үзгәрде. Тормыш кыйммәтләре дә башкача, күңелем дә элеккечә түгел инде.

Ләйсән Мифтахова, студент (Казан):

– Яңа елның гадәти бер бәйрәм икәнен онытабыз да хыялланабыз. Күптән инде чынбарлык белән яшим. Акчаны да юкка-барга әрәм итмим. Кешеләргә зур бүләкне туган көннәрендә генә бирәм. Яңа елга исә күңел күтәрә торган открыткалар алам. Шуларны таратам. Якыннарым моны белә. Шуңа күрә берни өмет итмим. Тизрәк сессиямне ябып, 1–2 көнгә булса да, әни янына кайтасым килә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА сораштырды

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре