Газетага язылу

Яңа уку елын мәктәпләр ничек каршы алды?

Быел Татарстанда 1 нче сыйныфка 44 меңнән артык бала укырга керде. Алар арасында ике яшьтә үк хәреф танырга өйрәнгән Данияр Шакиров та бар. Егет Биектау районындагы Бөреле мәктәбендә белем алачак. Яңа уку елында барлыгы республикада дүрт яңа мәктәп, ике өстәмә корпус ачылды.

Яңа уку елын мәктәпләр ничек каршы алды?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Ура, мин – укучы!

Бөреле совхозында яшәүче 6 яшьлек Данияр әнә шулай дип сөенә. Укырга барырга җәй буе әзерләнгән ул. Портфельне дә алмаш-тилмәшкә икене алдырткан. Зәңгәре дә бар, кызылы да. Даниярны «вундеркинд» дип йөртәләр. Ул инде 5 яшьтә үк меңгә кадәр саный, шахмат уйный белә. Бакчага йөргәндә инглизчә шигырьләр сөйләгән.

Фото: шәхси архивтан

– Улыбызны Иннополис мәктәбенә бирмәкче идек. Анда йөртергә ераграк шул. Шуңа күрә үзебездәгесенә бирдек. Өйгә дә якын. Укырга, язарга өйрәнеп керә, куша-ала белә. Өч ел инглиз теле түгәрәгенә йөрде. Күп нәрсәне белеп бару укырга комачауламас, дәресләр дә кызыксыз тоелмас, – ди әнисе Фәйрүзә Шакирова.

Бер генә бала укыган

Зәй районының Сармашбаш мәктәбендә дүрт ел буе бер генә бала белем алган. Хәзер анда укучылары саны арткан. Былтыр мәктәптә ике бала укыса, быел 1 нче сыйныфка тагын берәү киләчәк. Өчесен дә бер укытучы укыта. Алга таба сабыйларның тагын артуы көтелә. Ә бу инде – мәктәп яшәячәк, дигән сүз.

– Мәктәпне саклап тотканнары өчен рәхмәт. Ә берничә сыйныфны кушып укытуның кыенлыгын күрмим. Берсенә аңлатканда, икенчесе биремнәрне эшләп утыра. Уку сыйфатына зыян килә, дип әйтмәс идем. Бала саны аз булгач, игътибар да җитә, – ди 20 ел башлангыч сыйныфларны укыткан Исламия Хәсәншина. – 1 нче сыйныфка укырга баручы Сәмирә белән дә таныштык. Төпчек кызым Әминә белән бергә уйныйлар. Башка укучыларым да гел бездә. Авыл җирендә шулай бит. Аларга атынчык алып куйдык. Менә шулай бер гаилә кебек күңелле яшибез. Замана баласы укырга хәрефләрне танып керә. Калганын үзем өйрәтәм.

Өметсез шайтан гына...

Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы мәктәбенә ябылу куркынычы янады. Редакциягә дә борчулы хәбәрләр килде. Шөкер, саклап калганнар.

– 12 бала белән тугызъеллык мәктәпне саклап калдылар. 1 нче сыйныфка баручы юк, тугызда да сыйныф буш. Былтыр берәү кергән иде. Алга таба укучылар саны арту көтелми. Авыл кечкенә түгел үзе, 150 йорт исәпләнә. Кыңгырауны 2 нче сыйныф укучысы шалтыратачак. Сигез укытучыбыз бар, – ди мәктәп директоры Марс Хәмидуллин.

Укуда да, эштә дә сынатмыйлар монда. Мәктәптә чүкеч, балта тота белмәгән егетләр юк. Кызлар да агач эшен чамалый. Көйдереп, төрле картиналар иҗат итәләр. Физкультура укытучысы Азат Мирзасалихов – квадрокоптер буенча белгеч. Узган ел дроннар ярышы уздырганнар.

Әкияттәге кебек матур

Быел Әгерҗе, Кукмара, Минзәлә һәм Буа районнарында яңа мәктәпләр ачыла. Ә менә Бөгелмәдә ике янкорма төзелде.

– Бездә яңа башлангыч мәктәп ачыла. Бина 192 балага исәпләгән. 2 нче лицейның аерым корпусы булачак. Кече сыйныфларны аерып укыту уңайлырак. Бу инде – икенче смена да бетәчәк, дигән сүз. Мәктәп әкияттәге кебек матур килеп чыкты. Спорт белән шөгыльләнергә дә, уйнар өчен дә мәйданчыклар җитәрлек. 1 нче сыйныфка өч төркем кабул итәбез. Бер татар сыйныфы булачак. Әти-әниләрнең татарча укыту теләге арта бара. Бу яктан проблема юк. Һәр мәктәптә дә шулай, – ди Буа район мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Македонская. – Районда барлыгы 29 мәктәп эшли. 1 нче сыйныфка 315 бала килде. Барлык укучыларыбыз 4 меңнән артык. Яшерен-батырын түгел, авылларда балалар саны кими бара. Өч мәктәп – федераль, ә берсе республика программа буенча төзекләндерелде.

Наталья Македеонская әйтүенчә, укытучыларга кытлык зур түгел. Быел 8 яшь педагогны кабул иткәннәр. Алар – район яшьләре. Үзенчәлекләргә килгәндә, робот техникасын үстерүгә зур игътибар бирәләр. Узган ел барлык мәктәп, бакчаларга да техника сатып алганнар. Бакчадан ук инженер-техник белем бирүне дәвам иттерергә җыеналар.

Чүпрәле районының мәгариф бүлеге башлыгы Газинур Хәлиуллов белдергәнчә, яңа уку елына бик тырышып әзерләнгәннәр. 1 нче сыйныфка 105 бала килә. Бу сан былтырдан бераз гына кимрәк.

– Укытучылар җитә. Быел Ульян өлкәсеннән «Авыл укытучысы» программасы буенча химия укытучысы кайтты. Педагоглар өчен шартлар бар, – ди ул. – Быел лицей базасында агротехнологик сыйныф ачылачак. Анда техник фәннәр буенча профильләр булдырдык. Мәктәп кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылды. Бер укытучы ясалма фәһем буенча түгәрәк алып барачак. «Физмат-Алгарыш» грантын отучыларыбыз да бар.

Укырга кергән көнне хәтерлисезме?

Алмаз Мингулов, Аксубай районы башлыгы:

5 яшьтә үк укырга кердем. Бакчада сабыйлар калмагач, әти-әни мине зуррак балалар белән биргән. Әтием ул чакта Трудолюбово колхозында рәисе булып эшләгән. Мине озатырга 1 нче сыйныфка линейкага килгән булган. Костюмымдагы сәдәфләр төймәләнмәгән икән. Төймәләп куй, дигәч, бер көн буе елаганмын. Бәлкем, кемнеңдер күзе дә тигән булгандыр. Бу хәлләрне хәтерләмим дә инде. Бик кечкенә булганмын бит. 2 нче сыйныфны тәмамлагач, әтине Аксубайга күчерделәр. Ә район үзәгендә 7 яшьлек баланы 3 нче сыйныфка кабул итмәгәннәр. Шулай итеп, 2 нче сыйныфта ике ел укыдым.

Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты:

1 нче сыйныфны Үзбәкстанда укыдым. Бакчага да шунда йөрдем. Гаилә хәле буенча шулай туры килде. Әни мине мәктәпкә илтә алмады. Үзләре Татарстанда яшәделәр. Шуңа күрә бик авыр булган иде. Апаларым тәрбияләде. Рус мәктәбе иде ул. Мине берәү дә укырга әзерләмәде, барысына да мәктәп өйрәтте. 2 нче сыйныфка Азнакайдагы Сарлыга кайткач, Әлифбаны өйрәндем. Шул вакытта укытучы Мәгъфия апа: «Бер кәлимә сүз белми бит бу бала, 1 нче сыйныфта калдырыйк», – дигәч, бик нык еладым. Минем өчен зур фаҗига иде бу. Быел Сарлы мәктәбен төзекләндерделәр. Аларга бүләк ясыйсым килә.

Илсөяр Иксанова, шагыйрә:

– Мәктәп бусагасын атлап керүемә ярты гасырдан артык вакыт үткән инде, төгәлрәк итеп әйтсәк, илле өч ел. 1973 елны беренче сыйныфка киттем. Заманында Лаеш өязендә беренче татар урта мәктәбе булган данлыклы Татар Сараланы мәктәбенә. Мәктәп бинасы зур, матур бакча эчендә авылыбыз уртасында балкып утыра иде. Тирә-як авыллардан килеп укучылар да күп, мәктәп каршында интернат та бар. Бу вакытта абыем белән апам – укучылар. Билгеле, минем дә мәктәпкә бик барасым килә иде. Апамның да, абыемның да, алай гына түгел, әтиемнең Бөек Ватан сугышында һәлак булган Хәйдәр һәм Нәҗип абыйларының да беренче укытучысы – Вәли абый Гайнуллин. Безнең өйдә аңа барысы да зур хөрмәт белән карый иде. Таләпчән һәм кырыс укытучыдан авыл балаларының күбесе шүрләп, Хәдичә апа Закирова сыйныфына эләгергә тырышсалар да, мине Вәли абый укытасын белгәч, бик сөендем. Мәктәпкә барасы көнне түземсезләнеп көттем. Яңа киемнәрне – ак челтәр якалы күлмәк, ап-ак алъяпкыч, ялтырап торган сандалиларны да тизрәк киясе килә. Чәчәкләрне кичтән үк алып кайтып куйдык. 1 сентябрь иртәсендә әле аягындагы сандалиларга, әле кулындагы янып торган дәлияләргә карап, мәктәп юлыннан атлаган иң бәхетле бала булганмындыр, дисәм... Минем кебек бәхетле тагын 6 сыйнфташым бар бит. Без класста нибары җиде бала идек: ике малай, биш кыз. Бүгенгә кадәр җидәү, Аллаһка шөкер!

  Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья Татар яшьләре форумы җитәкчесе:

– 1 нче сыйныфка Башкортстандагы Бәләбәй татар гимназиясенә бардым. Әти-әнием, абыем һәм аның хатыны мине озатырга килгән иде. Иртән чәчәкләр алдык. Шигырь дә ятларга биргәннәр иде. Исемен хәтерләмим. Шуннан соң ачык дәрес булды. «Мәктәптә нишлиләр?» дигән сорауга, «Йоклыйлар», – дип җавап бирдем.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре