Газетага язылу

«Янәшәмдә буш урын бар»: мошенниклыкның иң киң таралган ысулы турында сөйләделәр

«Танышу» ниятеннән ялган «очрашу» билгеләү аферистларның иң киң таралган алдашу ысулына әйләнгән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Әйтергә кирәк, әлеге ысул инде берничә ел элек уйлап табылган һәм вакытлар узу белән асылда үзгәрмәгән диярлек. Үзенә пар эзләгән егет танышулар сайтында “туташ” белән таныша. Туташ, янәсе, театрга билет алган идем, янәшәмдә тагын бер буш урын калган, дигән булып, “билет” алсын өчен, егеткә ялган сайтка сылтама җибәрә. Очрашу урыны итеп квест, цирк, башка күңел ачу урыны сайлап алынырга мөмкин.

Белгечләр кисәтеп әйткәнчә, таныш булмаган сылтама аша күчәргә һәм мондый сайтларда билет-мазар сатып алырга ярамый. Сайт адресы шикле тоелса, аннан шундук китәргә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре