Казанда "Яндекс.Драйв" каршеринг автомобильләр компаниясенең машинасы катнашында юл һәлакәте булган. Машина йөртүче җәяүлене бәрдергән, җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән, дип хәбәр итәләр Казан юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәтендә.
"Юл һәлакәте Юлиус Фучик урамындагы 105 номерлы йорт каршында булган. 40 яшьлек ир-ат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл йөрү өлешенә чыккан була, ә 23 яшьлек машина йөртүче аны күреп өлгерми, һәм бәрдерә", – дип белдерәләр муниципаль хезмәттә.
Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән. Медицина тикшеренүе машина йөртүчесе аек хәлдә булуын аныклый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез