Тормыш сабагы
Егетләрнең коткаручы булып эшли башлаганнарына 20 ел икән инде. Башта Зәйдә хезмәт иткәннәр, унбер ел элек Түбән Биш авылында оешкан постка күчкәннәр. Бу эшкә алынганчы, Альберт – клуб мөдире, Альфред исә сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкарган. Икесенең гел бер тирәдә йөрүе дә юкка түгел.
– Альфредтан 15 минут алданрак туганмын. Шуңадырмы, эшкә киткәнче, иртүк аның хәлен белеп чыгам. Бер-беребезгә булышып, күршедә йортлар салдык. Бер-беребез өчен борчылып торабыз. Сөенечләр дә уртак. Кайчак бер төрле уйлыйбыз да хәтта. Армиядә бергә хезмәт иттек. Гармун да уйныйбыз, җырлыйбыз да. Спектакльләр дә куйгаладык. Бердәм булу өчен сәбәпләр дә җитәрлек. Тормыш авыр булса да, кешелек сыйфатларын югалтмадык, – ди Түбән Биш янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Альберт Юдин.
Җиде балалы гаиләдә үскән алар. Әти-әниләре гел авырып торгач, өйдәге эшләр күбрәк игезәкләргә туры килгән. Ревматизм белән чирләп, урын өстенә калган әниләрен тәрбияләгәннәр. Ризыгын да әзерләгәннәр, мунчага да йөрткәннәр. Дүртәр сыер сауган егетләр.
– Әтиебез яшьли үлеп китте. Әни хастаханә юлын таптады. 6 яшьтән безне Люба апабыз үстерде. Шәһәрдән кайтып, фермага сыер саварга урнашты. Әнине айлар буе күрмәгән чаклар да булды. Аны карыйсы бар дип, икебез дә утыз яшькә җитеп кенә өйләндек. Урын өстендә яткан әни киленнәргә кирәк булмас, дидек. Соңгы юлга озатканда да, үзебез юдык. Мәрхәмәтле булырга тырыштык. Эштә дә башкалар тормышын уйлыйбыз, – ди Альберт. –Альфред – 3, мин ике бала үстерәбез. Сөйгәнемне 7 яшьлек баласы белән кияүгә алдым. Ятим булмасын дип, улыма фамилиямне бирдем. «Әти» дигән сүзне ишеткәч, елап ук җибәрдем. Артемга хәзер 23 яшь. Матур гына яшибез. Нечкә күңелле булсам да, эштә бөтенләй башкага әйләнәм мин. Анда инде йомшак булырга ярамый.
Утка кергәндә
Түбән Биш янгын сүндерү посты райондагы 23 авылга хезмәт күрсәтә. Янгын гына сүндермиләр, юл һәлакәтләренә эләгүчеләрнең гомерен саклап калырга да ашыгалар.
– Яшь чакта авырлык бар иде. Хәзер сизмибез инде. Постта 11 кеше эшли. Каравылга икешәр кеше чыга, – ди Альберт Юдин. – Кышка кергәч, бәйрәмнәр җиткәч, күңел тыныч түгел инде. Ут-күздән сак булсыннар, юл фаҗигаләренә очрамасыннар иде, дип теләп йокыга китәм. Янгыннар җәен күбрәк була. Халык чүп яндыра. Яз көне ешрак электрдан ут чыга. Тәмәке төпчекләре атып калдыручылар да бар. Күбрәк иске йортлар, мунчалар яна. Атна ахырында шәһәрдән кайтучыларга да бәйле бу. Алар мичкә утынны кызганмыйча ягарга ярата. Халыкка әледән-әле янгыннан саклану чараларын аңлатабыз. Мәктәп, бакча, клубларда очрашулар үткәрәбез.
Беренче тапкыр янгын сүндерергә барган чагын да яхшы хәтерли Альберт. Тик вакыйга күңелсез тәмамланган: кеше гомере өзелгән. «Янгында документ эзләп яки әйбер алырга дип кереп китүчеләр дә очрый. Өстенә йорты җимерелеп төшәр, дип башына да китереп карамый кеше. Әбиләрне коткарган чаклар да булды. Кызганыч, бар очракта да ярдәм итеп булмый. Төтен эченнән табып бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә әйбер эзләп, өйгә керүчеләрне күз уңында тотарга тырышабыз», – ди ул.
Куркасы түгел
Бертуганнар кеше генә түгел, эт-мәчеләрнең дә гомерен саклап кала. Шундый бер җылы хатирә дә сөйләделәр.
– Урта Пәнәче авылында дачниклар яшәгән йортта янгын чыккан иде. Без анда яшәүчеләрне дә, корымга буялып беткән мәчене дә коткардык. Алып чыккач, каядыр юкка чыкты. Баксаң, 20 чакрым араны безнең машинаның двигателе өстендә утырып кайткан икән. Ничек исән калган диген! Шуннан бирле ярдәмчебезгә әйләнде. Янгын сүндерергә киткәндә озатып кала, кайтканда каршы ала. Алып китәргә теләүчеләр бар, әмма берәүгә дә бирмибез. Тычкан тотарга да оста, – диде Альфред. – Куркып торсаң, утка кереп булмый. Янгын чыгу хәбәрен ишетүгә, күңел белән «разведка»га китәсең. Ничек итсәм, дөрес булыр икән, дип уйлый башлыйсың. Барып хәлне күргәч, билгеле бер карарга килергә шулай җиңелрәк. Яшермим, баш бетте, дип уйлаган чаклар да була. Әмма кешеләрне коткаргач, күңелгә рәхәт булып китә. Үлүчеләрне күргәч, йөрәк әрни. Шундый инде эшебез. Үзебез сайлаган язмыш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез