Бүген Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Казанда сәнәгать һәм инженерлык технологияләре өлкәсендәге белгечләрне укытачак яңа алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгендә булды. Аны Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова озатып йөрде.
2024 елның октябрь башында үз ишекләрен ачкан алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге тарихи бинаның тулы бер катын биләп тора һәм заманча җиһазландырылган, бу һөнәри юнәлешләр буенча чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.
Ярослав Нилов үзәкнең эше белән танышты, педагоглар белән аралашты. «Республика һөнәри компетенцияләр үзәге» оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин уку аудиторияләрен, лекция залларын, компьютер классларын күрсәтте һәм тулаем үзәкнең эше турында сөйләде.
Ярослав Нилов республиканың икътисадый үсеше һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен яңа үзәкнең әһәмиятен ассызыклады. "Монда кергәндә максатка омтылучан, креатив яшьләрне, аларның янган күзләрен күрәсең, алар үз үрнәкләре белән башкаларны да дәртләндерәләр, илһамландыралар. Биредә яхшы практикалар тупланган, потенциаль эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен аралашу өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә һөнәри юнәлеш бирү чараларының уздырылуы кадрларны яңадан әзерләү өчен бик мөһим", - дип билгеләп үтте Ярослав Нилов.үткә
ЭмильГобәйдуллинбилгеләп үткәнчә, үзәк яшьләр белән актив эшләячәк, инженер һөнәрләре белән кызыксыну уятачак һәм студентларны хезмәт базары турында актуаль белемнәр белән тәэмин итәчәк.Предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек аларның ихтыяҗларын яхшырак аңларга һәм квалификацияле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәкләре 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында төзелә. Ил буенча аларның саны 80 нән артык.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез