Газетага язылу

«Ясак»лы тормыш

Табигатьтәге абсолют ирек, бәйсезлеккә кызыкмый мөмкин түгел. Карагыз, кошлар оча, күпме төр җанварлар яши, туклана, үрчиләр. Алар яшәгән өчен беркем алдында да бурычлы да, җаваплы да, тиеш тә түгел, беркемгә бер тиен түләмиләр.

Ә кеше түли, гомере буе түли. Яшәгән өчен түли. Бар тереклек бушка яшәгәндә, адәми зат түли. Су өчен дә, Ходайныкы булган җир өчен дә, хәтта һава өчен дә. Һава дию шуннан, хөкүмәт аннан каерып үзе теләгән кадәр салым алып тора. Аны бирми, түләми кара…

 

 Дәүләт дигән берләшмәләр моннан 5–6 мең ел элек яралган, дип язалар. Шуннан бирле кеше заты аңа бурычлы. Кырыкмаса-кырык төрле түләүләр белән ул аңа һәрчак тиеш. Тиеш булу – ирексезлек инде ул. Йортың, гаражың торган җир өчен, бакча ролен үтәгән сутыйлар өчен, хезмәт хакы алган өчен, һәр кечкенә табыш, хәтта лотереяга нидер откан өчен син өлеш чыгарып торырга тиеш. Чыгармасаң, бик тиз эзләп табачаклар, якаңнан алачаклар, хәтта ябып куярга, җинаятьче итәргә дә мөмкиннәр. Дистә гасырлар буе үтәлеп килгән кагыйдәләр шундый.

Укучы аңлагандыр, биредә сүз аерым ил, аерым заман турында түгел, ә бөтен тарафларда, ил-җирләрдә ерак дәверләрдә үк канун ителгән тәртипләр хакында. Бер үк вакытта сүз акча дип аталган, кеше уйлап тапкан гомуми эквивалент, аңа мәңгелек бәйлелек хакында да. Хәер, акча дигән нәрсә булмаса, әйберләтә алырлар, әйберләтә ясак түлисе булыр иде. Гомернең буеннан-буена, бер айны да калдырмыйча, яшәгән өчен ясак түләп тору читтән караганда гаделсезлек, мантыйкка каршы килә торган бер абсурд бит инде. Тик ул – кешелек дөньясында норма итеп кабул ителгән абсурд.

 

Кредитлар, бурычлар, ипотека. Яши башлаганнан бирле акча артыннан чабу. Бу – коллыкның бөтен дөньяда кабул ителгән яңа формасы, рәвеше. Иртәдән кичкә чаклы эшлә, чап, башкалардан ким булмаска тырыш, тапкан акчага ни ала аласың, шуны өеңә ташы. Яшәү мәгънәсе күпчелек шуңа кайтып кала. Борынгы чор коллары тамак ялы, ашау өчен эшләсә, без әйбер җыю һәм уңайлыклар өчен тир түгәбез. Дөньяга мәңгегә килгән кебек яшибез дә бер заман гел яшәмәгән кебек китеп тә барабыз. Җәмгыять шулай корылган: акчасыз син бөтенләй ирексез. Кесәң калынайган саен иреклерәк. Биредә Достоевскийны искә төшерми чара юк: «Деньги – это отчеканенная свобода».

Акча күләме – ирек яки ирексезлек дәрәҗәсе. Кайсыдыр мескен илдә фәкыйрь зат тапкан акчасына тизрәк тамагын туйдыра. Ә икенче берәү, миллионнарына диңгез яхтасы яисә бизнес-джет дип аталган шәхси самолет сатып алырга мөмкин. Соңгы бәндә үзен үтә дә ирекле, дөнья хуҗасы итеп саный. Ул күпләргә шулай тоела, исән булса, бәлки Достоевский да шулай уйлар иде. Тик миллиардер да – кол. Ул – акча колы. Кеше акчаны бар нәрсәдән дә өстен күрә, аңа табына икән, ул инде ирекле түгел. Ул бәйле. Наркоман наркотикка бәйле булган кебек. Тик...

Тик идеалист булмыйк, түләүле тормыш, дип артыгын шыңшырга ашыкмыйк. Түләмичә безгә кем барын да китереп бирәчәк соң әле? Дәүләтне сүгү, түләүгә көйләнгән яшәешне абсурд дип атау җиңел ул. Шунысын да әйтик: без алда тәфсилләгән ул мантыйк – икенче яктан караганда, бер сафсата, демагогия генә. Ни өчен дисезме? Хәзер исбатлап күрсәтәм.

Бик теләгәндә, беркемгә бер тиен дә түләмичә дә яшәргә була. Нәкъ кошлар, кыргый хайваннар кебек. Урманга, ерак тайгага китәсең дә землянка казып керәсең, тота алсаң, бушка төрле кыргый киекләр тотып ашыйсың, елгадан бушка су чөмерәсең, шунда ук кармак саласың. Караңгы төшүгә, землянкаңда чыра яндырасың, торагыңны кипкән ботак-сатак ягып җылытасың. Уңайлыклар турында бөтенләй онытасың…

 

Бик сирәк кенә, миллионга бер алай яшәгән кешеләр дә бар. Ләкин абсолют күпчелеккә андый тормыш ялгыш та кирәк түгел. Абсолют күпчелеккә комфорт кирәк. Русча әйткәндә, «вынь да полож». Ул шуңа өйрәнгән. Якты, җылы өй булсын, кайчан ачсаң да, краннан салкын һәм кайнар су агып торсын. Электр, аңа тоташтырылган суыткычта тәмле-татлы азык-төлек булсын. Җылы туалет, ванна, душ, башкасы. Автомобиль, кесә телефоны, интернет турында инде әйткән дә юк.

 

      Озын сүзнең кыскасы шул: кеше яшәгән өчен түгел, уңайлыклар һәм цивилизация казанышлары өчен түли. Суны фатирга чаклы китергән торбалар, аларның төзек булуы, насос станцияләре, алар эшләп торсын өчен тотылган электр энергиясе өчен түләргә кирәкме – кирәк. Газны Ходай бирсә дә, аны һәр фатирга илтеп җиткерү дә мөһим бит әле. Тагын да шул насос, торбалар. Аларның төзеклеген тәэмин итәргә, карап торырга, эшләтергә кирәк. Электр энергиясе дә юктан бар булмый, үзеннән-үзе һәр йортка килеп җитми. Күз алдыгызга гына китерегез: өч көн рәттән ут булмаса, ахырзаманга тиң хәлләр килеп чыгачак бит. Суыткыч сасыячак, телефон шунда ук «үләчәк», керне кул белән юасы, кичен шәм кабызасы булачак.

     Шуңа күрә: «Түлисең килми икән – түләмә, тик файдаланма да», – диясе генә кала. Халык, ике дә уйламыйча, түләү һәм уңайлы тормышны, рәхәтне сайлый. Мәгарә, анда төтенләп торган учак, күмәкләшеп мамонт аулаулар, тирегә төренеп йөрүләр күптән үткәндә калды. Беркемнең дә ул чорга кайтасы килми. Салымнарның да – үз урыны. Һәрберебезнең тормышта – үз вазыйфасы, шуңа тиешле хезмәт хакы. Икътисад, икътисадый багланышлар, яшәеш дигән катлаулы механизмда һәрберебез – кечкенә генә бер шөреп. Бюджеттагылар бар, армия, көч структуралары бар, түрәләр бар. Салым җыелмаганда, барысын да куып таратасы булыр иде. Ә аны үзенә бер дәүләт тә рөхсәт итә алмый...

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре