Быел Татарстан хезмәт отрядларына 12 меңнән артык студент җәлеп ителгән. Шуларның 3,5 меңнән артыгы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә хезмәт куйган. Якынча исәпләүләр буенча, быел Татарстан хезмәт отрядларында катнашучы студентлар 550 млн сумнан артык акча эшләгән. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сөйләде.
– Быел Россия студент отрядларының 65 еллыгы билгеләп үтелә. Узган ел Татарстан студентларының 60 еллыгын зурлап бәйрәм иткән идек. Татарстан яшьләргә, студентларга үз-үзләрен һөнәри яктан үстерү өчен иң яхшы мәйданчык булып тора. Барлык яшьләр оешмалары арасында Татарстан бюджетына иң күп акча кертүче дип Россия студент отрядларын әйтергә мөмкин, – диде ул. Быел гына да студент отрядлары республика бюджетына салымнар ярдәмендә 60 миллион сумнан артык акча китергән булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез