Газетага язылу

Яшьләргә билетлар, сәламәтлек нокталары, ярминкәләр. Түбән Камада сайлау көннәре ничек уза?

«Түбәнкамалылар өчен сайлауларга актив йөрү – дистә еллар буена салынган традиция». Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга Түбән Кама районы башлыгы,шәһәре мэры Радмир Беляев хәбәр итте.

“Бу гадәтне 60 ел элек безнең беренче төзүчеләребез салган. Бу җаваплылык, битараф булмау буыннан буынга күчеп килә. Бездә яшәүче халыкның сайлауга җаваплы каравын бүген дә күрәбез. Сайлау участокларына гаиләләре белән җыелып киләләр. Олы буын вәкилләре дә калышмый. Сайлауның беернче ике көне нәтиҗәсе буенча, Түбән Кама шәһәрендә сайлау хокукыннан 62 процент кеше файдаланган, район буенча әлеге күрсәткеч 71 процентка җитте. Быел беренче тапкыр 3030 кеше тәүге сайлауда катнаша”, – диде РадмирБеляев.

Өйдә сайлаучылар өчен дә шартлар тудырылган. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм өлкәннәр янына сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә бара. Алар арасында 67 ел бергә гомер итүче, инде икесе дә йөзенче дистәләрен ваклаган Коршиннар гаиләсе дә бар. Алар шушы гомер өчендә бер сайлауны да калдырмаган. 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, районның мактаулы гражданины МирсәярКамалов та сайлаудан читтә калмаган. Хәзерге вакытта өйләрендә ялда булучы СВО да катшнашучылар һәм ветераннар да активлык күрсәтә. 

“Шәһәрнең 60 еллыгына туры килгән сайлау көннәре безнең халык өчен кызыклы узсын дип тырыштык. Кайда гына барсалар да, танышлар, дуслар белән очрашсыннар, аралашсыннар, күрешсеннәр. Сайлау участокларында алган браслетлар буенча түбәнкамалылар өчен аерым өстәмә бүләкләр дә уйнатыла. Ясалмә фәһем ярдәмендә җиңүчеләрне ачыклыйбыз, аларга өй өчен кирәкле техника, шул исәптән Түбән Камада җитештерелүче суыткычлар да бүләк итәбез. Әлбәттә инде, беренче тапкыр сайлауда катнашучы яшьләрне дә билгеләп үтәбез. Алар өчен сайлау участокларында бүләкләр, кинога, театрга, хоккейга, футболга билетлар әзерләп куйдык”, – диде район башлыгы. 

Түбән Камада шулай ул «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә балалар һәм яшьләр өчен төрле чаралар, ярминкәләр, 16 мәйданда спорт чаралары, 79 ноктада сәламәтлек саклауга багышланган профилактик чаралар уза. Өлкән буын соравы буенча сайлау көннәрендә прививка ясату да мөмкин. “Быелгы сайлаулар катлаулы сәяси вакыйгалар йогынтысында узса да, Түбән Кама халкы бердәмлек, активлык күрсәтә, үз шәһәрләре, үз районнары киләчәгенә битараф булмаулары белән сөендерә. Шундый актив позицияләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм!” – дип ассызыклады Радмир Беляев. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре