Хәзер инде кайсыдыр районнар эшкә – атна-ун көн, ә кайсыларыдыр хәтта өч атнага соңарып керештек, ди. Шуңа күрә бүген төп максат – бер генә көнне дә әрәмгә сарыф итмичә, эшләрне вакытында башкарып чыгу.
Язгы кыр эшләре барышы турында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дә сөйләштеләр. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, явым-төшемнәргә карамастан, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 580 мең га мәйданда башкарылган. Бу – барлык мәйданның 73 проценты дигән сүз. 1 майга 36 районда язгы чәчүгә керешкәннәр. Узган ел игенчеләр бу вакытта көн саен 84 мең гектар мәйданда эш башкарган булса, быел бу күрсәткеч дүрт тапкыр азрак.
– Алдагы көннәрдә һава торышы яхшыра. Эш темпларын ныклап арттырырга һәм ике атнада төп мәйданнарны чәчәргә кирәк булачак, – диде Марат Җәббаров.
Техника көйләнгән, орлыклар әзер, ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Иң мөһиме – туфрактагы дымны саклап калу һәм чәчүне кыска вакытта төгәлләү. Кайсы гына районга шалтыратсак та, әнә шулай диләр.
– Бездә беренче хуҗалык 29 апрельдә чыкты. Узган ел чәчүне 5 апрельдә башлаган идек. Быел өч атнага соңладык, – ди Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов. – Кышны да яхшы дым белән чыккан иде туфрак, яңгырлар да шактый яуды. Шуңа күрә кайбер хуҗалыклар әле дә басуларга керә алмыйча тора. Бер яктан караганда, туфракның дымга туенуы сөендерә. Икенчедән, соңгарак калабыз, дигән борчу бар. Тизрәк чәчеп бетерәсе килә бит. Безнең күп мәйданнарда шикәр чөгендере үсә. Ә аның вегетация чоры озынрак, шуңа күрә иртәрәк урнаштырып калырга кирәк. Шул сәбәпле иң беренчеләрдән булып шикәр чөгендеренә алындык. Аның белән беррәттән көнбагыш, арпа һәм бодайга да тотындык.
Идарә башлыгы әйтүенчә, хәзерге техника бик күләмле эш башкара. Тиз эшлиләр. Иң мөһиме сафтан гына чыкмасыннар.
– Фермерлар да эре хуҗалыклардан калышмый хәзер. Авылда бәрәңге утырткандагы шикелле бит инде монда да. Бөтен кеше дә күршесеннән күреп тотына эшкә. Беркемнең дә артта каласы килми, – ди Радик Гыйсмәтов.
Минзәлә кырларында да трактор гөрелтесе ишетелә. Монда язын 68 мең гектар мәйданны эшкәртеп, чәчеп чыгасы бар.
– Ел бик матур килә, дым җитәрлек, әзерлек югары, тик көзге урып-җыю гына соңара быел. Чәчүгә ел да уртача алганда 18–20 апрельдә керешә торган идек. Быел 10–12 көнгә соңладык. 30 ел дәвамында ай саен явым-төшемне язып барам. Шул язулар буенча, дым узган елларда да начар булмады. Менә алдагы көннәр бик каты җылы булачак, диләр. Кинәт кызуга гына китмәсен иде, дип телибез, – ди идарә башлыгы Илфар Халиков.
Әлеге вакытта рапс, бодай, арпа һәм көнбагыш чәчәләр. Быел бөртеклеләрне киметеп, өстенлекне маржиналь культураларга биргәннәр. Бу аңлашыла да, чөнки соңгы елларда базарда көнбагыш, соя, рапска сорау артты.
Мамадышлыларның да хәлләрен белештек. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Гаптрәхимов әйтүенчә, төп эшләрне 26 апрельдә башлап җибәргәннәр. Әлеге вакытта чәчү барлык мәйданнарның 15 процентында башкарылган.
– Узган елдан соңрак башладык. Уҗымнарны тулысынча тукландырып бетердек, язгы бодай чәчә торган мәйданнарның да күпчелек өлеше тырмаланды. Солы бетте, бүген арпа, борчак белән көнбагыш чәчәбез. Безнең районда мал саны ишле, шуңа күрә терлек азыгы үстерә торган мәйданнарны арттырдык. Бөртеклеләрне бик аз гына киметтек. Пар җирләренә сидератларны да күп чәчәбез, – ди Ильяс Гаптрәхимов.
Тәҗрибәле җитәкче әйтүенчә, туфрактагы дымның артыгы юк, чөнки ул тиз җилләнә.
– Орлыкның вакытында җиргә кереп урнашуы яхшы. Бабайлар юкка гына: «Арпа белән солыны пычракта чәч», – димәгән. Шуңа күрә курыкмыйча чәчәргә кирәк. Әйе, җир салкын әле, ләкин икенче яктан, ул тамырлар өчен әйбәт. Салкын туфракта киткән тамырлар нык була. Көннәр җылытып җибәргәч, алар бик тиз чыгачак. Гадәттә чәчүнең бөтен эше 15 көндә бетә торган иде. Быел да шулай матур гына эшләп чыгарбыз, дип ышанам, – диде идарә башлыгы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез