Газетага язылу

«Язмыш мине бәхет белән бүләкләде»

Дөньяга килүемә шушы көннәрдә 70 ел була. Үземчә эчтән генә уйланып, узган гомеремә нәтиҗә ясап йөрим. Еллар йомгагын сүтәм, бер яшьлекә, бер балачакка кайтып киләм. Ә безнең балачак ул бик матур иде. Гаиләбез ишле булса да, без бәхетне ни икәнен шунда татыдык.

«Язмыш мине бәхет белән бүләкләде»

Апас райоынның Коштавылы авылында тудым мин. Әтием Гарифулла белән әнием Махруйны димләп кавыштырганнар. Әмма шулай булса да, алар бер-берләрен яратып, хөрмәт итеп гомер иттеләр. Әни – Буа районы Кыр Таугелде авылыннан иде. Бездән 12 генә чакрым ул. Әле дә хәтеремдә уелып калган. Кечкенә чакта әнинең туган авылына барабыз. Кайчак җәяүләп тәпилибез, кайвакыт атта җилдерәбез. Ә кайтканда безне әнинең энесе Заһид абый машина белән озатып куя.  Их, балачак! Бигрәк матур булган икән ул безнең.

Кызганыч, әти белән әни кечкенәдән ятим үскән. Әтием –10 яшеннән әнисез, әнием 15 яшеннән әтисез үскән.Әмма шулай да алар бик дөрес тәрбия алган иде. Безнең гаиләдә гаделлек хөкем итте. Ялгыш кына кеше әйберенә тияргә дә ярамады. Балачакта төрлесе булды, кайчак кызыгып берәр уенчык та күтәреп кайта идек. Ә аннары әти белән әнидән бик озак тәрбия дәресе тыңладык. Алар беркайчан да сораусыз кеше әйберенә кагылмаска, алмаска дип өйрәтте. Шул өйрәтүләр гомер буена җитте. Минекенә генә түгел! Дүртебезгә дә. Сеңлем Рәмзия, Рузия, энем Наил – барыбыз да кеше хакын хаклап, башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнеп үстек. Әти белән әни безгә асыл сыйфатлар сеңдереп калдырган. Монысы өчен мең рәхмәт үзләренә.

Хәтер йомгагы сүтелүен дәвам итә. Бернче сыйныфка барганымны бүгенгедәй хәтерлим. Укытучыбыз Разия апа иде. Ишектән килеп керүгә үк безгә: «Мин сезнең бөтенегездән министр ясыйм!» дигәнен мәңге онытасым юк. Шөкер, укуда сынатмадым. Сигезенче сыйныфка кадәр гел бишлегә укыдым. Китап укырга яраттым. Күп вакытым китапхандәдә узар ие. Анда эшләүче Хаҗәр апа: «Сиңа укырга китап та калмады инде», дияр иде.  Хәзер генә ул кеше китаптан читләшкән була. Безнең заманда китап укымаган кеше белемсез төсле иде.
Белем дигәннән, министр ук булмасам да, мин мәктәпне бишлегә тәмамлап, сынаусыз гына Буа медициан училищесына укырга кердем. Бик яратып укыдым. Күңелемдә – кешеләргә ярдәм итү, аларны авырганда терелтү теләге көчле иде. Укуны тәмамлагач мине Тәтеш районының Сөендек авылына эшкә җибәрделәр. Ул вакытта юллар юк, авыл районнан –70, участок хастаханәсеннән 20 чакрымда урнашкан иде. Бәби табучыларның да күп чагы. 1 ай да эшләмәдем – зур сынау үттем. Гөлфия апага өйдә өченче баласын табарга ярдәм иттем. Кыю да булганмын икән дим хәзер. Бер дә югалып та калмаганмын. Шул сынау ярап куйды ул. Әле тагын бик күп хатыннарга өйдә, юлда бәби таптырганым булды.

Сөендектә мин бәхетемне таптым. Минем кебек юллама белән эшкә килгән зоотехник егет Җәвитнең күзе төште миңа. Мәхәббәт арабызны җылытты. Башка җиргә китмәдек. Гаилә корып, шушы авылда төпләнеп калдык. Өч балага – Рамил, Резедә, Раилгә гомер бирдек. Гомеребезң иң матур чаклары дим бу чорны. Эше дә, мәшәкате дә күп булса да, бик рәхәт яшәгәнбез!
Тормыш кайнап торган вакытлар. Әле бит фельдшер булгач, ишекне төнен дә шакыйлар, көндез дә өйдә утырып булмый. Әмма бер дә зарланмый идем. Мин эшемне бик яратып башкардым. Җәвитем дә эшендә үрнәк булды. Зоотехник булган җиреннән башта партрог, аннары колхоз рәисе дәрәҗәсенә дә менде ул. Ирем да минем кебек эшен яратты. Ул эшләгән чорда колхоз терлекчелек, игенчелек буенча да зур уңышларга ирешеп, рекордлар куйды. Колхозга бүләк итеп «Камаз» машинасына кадәр бирделәр. Җәвитем зур бүләкләргә ия булды. Аңа «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирделәр. Мин дә бүләкләрне күп алдым. Әмма иң зур бүләк –  авылдашларымның рәхмәте, аларның ихтирамы, яратып аркадан сөюләре иде. Миңа әйткән рәхмәт сүзләре канатлар куйды. Аларның миңа Аллаһы тәгаләдән сәламтлек сорауларыннан да зур бүләк була алмаганын күптән аңладым мин!

Еллар тәгәри. Менә минем өч балам инде буй җиткән. Өчесе дә югары белем алып, үз гаиләләре белән яши. Оныклар сөябез хәзер. Иң зу бәхет– бала баласында икән бит! Әй, бигрәк тә татлы инде алар! 9 бит алар миндә. Әле бер оныгым да бәби белән сөендерде.

Гомерләрем заяга узмаган. Җәвитем дә ипләп кенә янәшәмнән атлый. Күзләребездә сөю уты әле дә яна безнең. Мәхәббәт хисләре еллар узган саен ныгыды, сафланды, тирән хөрмәткә әверелеп, гаилә учагын тагын да җылытты. Ноябрь ахырында никахыбызга 50 ел тула. Алтын туебызны каршы алабыз. Ә бер айдан миңа җитмеш яшь инде. Үткәннәргә рәхмәт әйтәм һәм булган тормышыма шөкер итәм. Ә алда тагын да бәрәкәтле, кадерле көннәр көтсен иде!

Рәзинә Якупова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре