Лаеш шәһәрендәге «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән шул хакта сөйләштек.
– Ислам дине саннарга, сан буенча язмышны билгеләүгә (нумерологиягә) каршы? дип беләбез. Шул ук вакытта безнең динебездә саннарга зур игьтибар бирелә. Бу нәрсәгә бәйле икән?
– Дөрестән дә, нумерология, саннар белән кешенең язмышын хәл итү исламга каршы килә. Әгәр без шушы саннарга ышанып, тормышыбызны шуңа карап алып барабыз икән, хәтта диннән дә чыгып китә алабыз. Әлбәттә, ислам динендә дә саннарга урын бар. Бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә так, ягъни икегә бүленми торган санны ярата», – дигән. Шуңа күрә ислам динендә күп нәрсә так белән бәйле. Мәсәлән, шул ук дога кылганда өч, җиде мәртәбә кабатлау, тәсбих тартканда 33 әр мәртәбә «сөбханаллаһ», «әлхәмдүлилләһ», «Аллаһу әкбәр» дип әйтәбез. Хаҗга баргач, Кәгъбәтулланы да җиде тапкыр әйләнәбез. Аллаһы Тәгалә шулай куйган. Хикмәтен дә ул үзе генә белә.
– Мәрхүмнең кырыгын уздыру, кырык көн тулмыйча баланы кешегә күрсәтмәү, кешегә кырык яшь тулганны билгеләп үтәргә ярамау... Бала тапкан хатын-кыз кырык көнгә кадәр бер аягы белән гүрдә, дигәнне дә ишеткән бар. Боларның кайсы – динебез тарафыннан билгеләнгән күренешләр? Кайсы – ырым-шырым гына? Бу мисалларга ачыклык кертеп китә алмассызмы икән?
– Болар күбрәк гореф-гадәткә кайтып кала. Мәрхүмнең өчесе, җидесе, кырыгын уздыру да – шул ук гореф-гадәт. Шәригатебездә шул көннәрне аш уздырырга кирәк дигән таләп юк. Шулай ук баланы да кырык көнсез кешегә күрсәтергә ярамый дигән сүзләр дә динебезгә туры килми. Киресенчә, без җиденче көнгә балага исем кушарга, чәчен алырга, бала туу шатлыгыннан гакыйка корбаны чалырга тиешбез. Кырык яшь тулган көнне бәйрәм итәргә ярамый, бала тапкан хатын-кыз кырык көн буе бер аягы белән гүрдә дигән сүзләр дә – ырым-шырым гына.
– Илле беренче көн мәрхүм өчен иң авыр көн, ул көнне ул аеруча догага мохтаҗ, диләр. Ни өчен нәкъ менә илле беренче көн ул?
– Ул көнне, имеш, тәннән сөяк аерыла, шуңа авыр. Әмма бу да шәригатькә туры килми. Әгәр кеше иман белән киткән булса, аны дөньяга караганда хәерлерәк көн көтә. Һәр көнне дога кылып, Аллаһны һәр көнне искә алсак, тагын да хәерлерәк булачак.
– Ни өчен ислам динендә җиде саны изге сан санала?
– Җиде – изге сан, дип төгәл әйтеп булмый. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең таләпләре бар. Әйткәнемчә, шул ук хаҗ кылганда Кәгъбәтулланы җиде тапкыр әйләнәбез, атнада җиде көн. Кайбер догалар да җиде мәртәбә кабатланыла. Бу – Аллаһы Тәгаләнең әмере. Ни өчен шулай икәнен төгәл генә аңлатып булмый.
– Ислам динендә уңыш яки бәхетсезлек китерә торган саннар дигән төшенчә бармы?
– Юк, динебездә андый саннар юк. Һәрбер сан, һәрбер көн Аллаһы Тәгаләнеке. Шул ук унөч санын да бәхетсезлек китерә дип куркырга кирәкми. Язмышны Аллаһы Тәгалә билгели.
– Ни өчен балага исем кушканда мулла аның колагына нәкъ менә өч тапкыр исемен кычкыра?
– Бу да – шулай ук динебездәге күркәм гадәт. Ни өчен шулай икәненә төгәл генә аңлатма юк. Без бит тәһарәт алганда да кулны өч мәртәбә юабыз. Бу бөтен җиргә су тигәнлеккә шик калмасын өчен эшләнә. Хәтта намаз вакытында сәҗдәгә киткәндә дә догаларны өчәр мәртәбә кабатлыйбыз. Бу сөннәт санала. Исем кушканда баланың колагына өч тапкыр исемен кычкыру да күбрәк әнә шул төгәллек өчен булса кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез