7 ноябрь 2025 материаллары
-
Язмыш
Насыйп булмады. Яман чир белән көрәшкән Мамадыш егете бакыйлыкка күчкән
Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче, Казан энергетика университетының 3 курсында укыган Илшатның инде бер елдан артык егет бот сөягендәге яман шеш белән көрәшүен язган идек.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм Чаллыда яңа уку йортлары ачылышында катнашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы Совет районында урнашкан 123нче физика-математика лицеенда булды. Шулай ук видеоэлемтә аша Чаллы мәктәбе ачылышында да катнашты.
-
Җәмгыять
Ризыкка насыйп булмады
Көтмәгәндә килә! Берничә көн элек Ютазы районының Дим-Тамак авылындагы Нияз Латыйпов фермер хуҗалыгында кош гриппы ачыкланды. Кызганыч, аның 6 меңнән артык казын юк итәргә туры килгән. Шул сәбәпле Ютазы һәм күршедәге Баулы районнарының кайбер авылларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән карантин игълан ителде.
-
Яңалыклар
Симерүдән котылу чарасын тапканнар
Барыбыз да зифа гәүдәле, сәламәт булырга тырыша. Бразилия галимнәре моңа ярдәм итәрдәй продуктны ачыклаган. Алар, тикшеренүләр үткәреп, ризыкка зәйтүн мае өстәүнең матдәләр алмашына ярдәм итүен билгеләгән, дип яза «Российская газета».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең һәрберегез – спортта уңышларга ирешү үрнәге»
Бүген Казанның «Тулпар» спорт комплексында «Крылья Барса» баскетбол клубы коллективын – 2025 елда коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионаты җиңүчесен хөрмәтләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны зур казанышлары белән котлады, дип хәбәр ТР Рәисе Матбугат үзәге.
-
Яңалыклар
СВО зонасында Украина хәрбиләре – хатын-кызларның алгы сызыктан качуы турында мәгълүм булган
Украина командованиесе, хәрбиләре җитмәү сәбәпле, Купянск шәһәре янына хатын-кызлар подразделениесен җибәргән. Әмма хатын-кыз-хәрбиләр алгы сызыктан качкан. Бу хакта «Российская газета» SHOT телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.
-
Җәмгыять
Уйнап ачыла тел: 7 ноябрь – Россиядә логопед көне
Балабыз һаман сөйләшми әле! Бүген Җир йөзендә һәр егерменче баланың ата-анасы шулай дип көрсенә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре китергән саннар бу. Заман баласының теле ник соң ачыла? Ул нәрсә белән куркыныч?
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Крылья Барса» командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады
«Крылья Барса» баскетбол командасы – коляскаларда баскетбол буенча ике тапкыр Россия чемпионы һәм тугыз тапкыр ил Кубогын яулаучы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAX каналында искәртте.
-
Яңалыклар
Кибетләрдә ризык әзерләп сатуны тыймакчылар
Россиядә кибетләрдә әзер ризык яки ризык әзерләп сатуга тыю кертүне тәкъдим иткәннәр.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер хатын-кыз мошенникларга 2,3 миллион сум «бүләк иткән»
Түбән Камада бер хатын-кыз, аферистлар тозагына эләгеп, 2,3 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган. Тикшерүчеләр «Мошенниклык» статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Бер розеткага берничә прибор тоташтыруның нинди куркыныч белән янавын аңлатканнар
Суык чорда, өйдә җылы булсын өчен, еш кына электр җылыткычыннан файдаланырга туры килә. Янгын куркынычсызлыгы буенча белгеч Константин Кузнецов “Абзац” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, сыйфатлы, төзек җылыткыч янгын чыгуга китерми, ләкин бер розеткага берьюлы берничә прибор тоташтырылган очракта ут чыгу куркынычы бермә-бер арта.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган яңа мәктәп белән танышты
Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган 123нче номерлы мәктәпне карады һәм ашханәсенә кереп чыкты.
-
Җәмгыять
Укучыбыз Рәхилә Зәйнуллинадан «Каз каклау» рецепты
Каз ите каклар өчен дә, тозлар өчен дә 12 сәгатьтән җитешә. Тәме чыга торган иң яхшы вакыт – 12 сәгать аралыгы.
-
Яңалыклар
Татарстанда 500 мең тонна «кара алтын» запасына ия булган яңа нефть чыганагы тапканнар
«Татнефть» белгечләре Кама буеның төньяк-көнбатыш төбәгендә, гадәти һәм цифрлы ысуллар ярдәмендә, 0,5 миллион тонна чамасы «кара алтын» запасына ия булган яңа нефть ятмаларын тапкан. Бу хакта «Вести Татарстана» «Нефтяные вести» компаниясенең корпоратив газетасы мәгълүматларына таянып яза.
-
Язмыш
Руслан Габитов: «Биш ел үтте»
Яралы язмышлы ирләр арасында «Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов та бар. Хатыны Луиза моннан биш ел элек бакыйлыкка күчте. Кечкенә улына хәзер 12 яшь, олы кызлары кияүгә чыккан.