– Барлык казларны да яндырып бетердек, территорияне чистарттык. Хәзерге вакытта зыян күргән хуҗалыктан 5 чакрымнан якынрак урнашкан авылларда шәхси хуҗалыклардагы кош-кортларга прививка ясыйлар, – диде Ютазы районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов. – Шәхси хуҗалыкларда казларын тиз арада эшкәртүчеләр дә бардыр, дип уйлыйм. Анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Фермерның бөтенләй дә кәефе юк, билгеле. Кошлар бит аның төп керем чыганагы иде. Кызганыч, ул аларны эшкәртә дә башламаган булган әле. Эшкә бер атнадан гына тотынырга уйлаган. Өлгерә алмый калды.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, Ютазы районына кош гриппын күчмә кошлар алып кергән булырга мөмкин. Карантин кертелгән авылларда авыру кошларны дәвалау, инкубация йомыркаларын кертү һәм чыгару, кош продуктларын сату, барлык төр хайваннар өчен азык чыгару тыела. Моннан тыш, әлеге территориядә ярминкәләр уздыру, кошларны кертү һәм чыгару, кошларга азык әзерләү тыела.
Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин мондый хәлләр башка район, авылларда кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген кабат искәртте.
– Кош-корт асраучыларга көзге айларда тагын да игътибарлырак булырга кирәк, дип гел әйтеп киләбез, – диде ул. – Хәзер барлык кошларны да ябып куярга кирәк, урамга чыгарырга ярамый. Йорт кошларын чыпчык, карга, чәүкә, күгәрчен, саесканнардан сакларга кирәк. Кошларның хәлен күзәтеп тору начар булмас. Кошларга грипп эләксә, алар үлә башлый. Әгәр алар гадәттән тыш тынычсызланса, борын тишекләреннән сыеклык акса, кикрикләре зәңгәр төскә керсә, ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ә иң яхшысы – өлгергән кошларны тиз арада эшкәртү. Хәзер без халыкка каз-үрдәкләрен чыгарып йөртмәскә, кар яуганны көтмичә, тиз арада эшкәртергә киңәш итәбез. Хәзер бөтен кешедә дә зур-зур ларлар, туңдыргычлар бар. Үзләренә дигәнен шунда саклауга куярга, сатарга дигәнен ярминкәләргә алып килергә мөмкин. Күчтәнәчкә дигәнен биреп җибәрергә дә була. Бу – мәҗбүри чара.
Соңгы елларда кош гриппы белән зарарланган эре хуҗалыклар
- 2017 елда Лаеш кош комплексында 450 мең кош-корт юк ителде.
- 2021 елда Яшел Үзән районының «Залесный» агрофирмасында кош гриппы чыгып, 175 мең баш күркә һәм 85 тонна кош ите юк ителде. Оешмага килгән зыян күләме 200 млн сум дип исәпләп чыгардылар. Моннан тыш, Мөслим, Буа һәм Чүпрәле районнары фермерларына 5 млн сум зыян килде.
- 2021 елда Тукай районында фермер Прияна Фролованың бытбылдык фермасында кош гриппы табылу сәбәпле, 50 мең кош юк ителде.
- Татарстанда кош гриппы соңгы тапкыр 2023 елда Лениногорск районында ачыкланган иде. Ул чагында оешмадагы 213 мең кош, йомырка һәм азык юк ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез