Газетага язылу

Җиде

18 гыйнвар туган көнем иде. Шушы яшемә җитеп, үземнең тарафка көне буе котлаулар, мактау сүзләре яуганын хәтерләмим. Бу тамаша иртәнге җидедә башланды, төнге уникеләрдә тәмамланды. Хәтта икенче көнне дә котлаучылар булды. Шикләндем мин моңа. Гадәти хәл түгел бит инде! Әгәр мин күккә күтәреп мактарлык кеше икән, нигә моңарчы күрмәгәннәр? Үзем исән чакта үтерепме-үтереп мактыйлар бит!

Үзем кыенсынам. Шул ук вакытта дөнья йөзләрендә иң яхшы кешеләрнең берсе булуыма ышана язып күңел тула, җеби башлыйм. Ярый әле дусларым арасында дөресен күзгә бәреп әйтә торганнары да бар. Шундыйларның берсенә халәтемне аңлаткач, болай диде: «Син әйбәт кеше, кәнишне, ну борыныңны артык күтәрмә! Җитмеш җидене тутырдың бит инде, хикмәт – синдә түгел, ә санда. Җиде – хикмәтле сан ул».

 

Урыс әйтмешли, «интирисный вапырус», димәк, әгәр, мәсәлән, алтмыш та фәләнне тутырган булсам, туган көнемдә бу хәтле хикмәтле сүзләр ишетмәгән булыр идем.

Эшкә килгәч, җиделе саны турында каләмдәшләремнән дә сорашып йөрдем. Берсе: «Чыннан да бик серле, хикмәтле сан ул», – диде. Аның туган көнендә, туган елында, хәтта йорт, фатир номерларында да җиде саны бар икән. «Кайчак тормышымда күңелсезрәк хәлләр килеп чыкса, четерекле мәсьәләләр туса, Ходай Тәгалә миңа ярдәм итеп килә», – ди. Кинәт искә төште, Коръән Кәримнең «Фатиха» сүрәсендә дә җиде аять бар бит. Бу сүрәне «Коръәннең ачкычы» дип йөртәләр, димәк, аның җиде аятьтән торуы да очраклы түгелдер. Атнада – җиде көн, күктә җидегән, ягъни җиде йолдыз.

 

Телебездә «җиде юл чаты», «җиде кат үлчә», «җиде кат җир асты», «җиде кат күк» дигән сүзләр бар. Нәсел агачын да җиде буынга төзегәннәр. Хәер, санап бетерерлекмени! Татарда әле «Җиде кыз бәете» дә бар. Авторларын оныттым, тагын бер җырны үзем дә көйләп йөрим әле:

«Җиде егет булганнар,

Җидесе дә уңганнар.

Җидесенә җиде җирдән

Алтын чәчле җиде кыз

Алып кайтмак булганнар...»

 

Менә шушы бишьюллыкта гына да «җиде» сүзе биш мәртәбә кабатлана. Кайчак кеше яшәгән бар мохит, серле «җиделе» белән тулган кебек.

 

Халык «җиде»не җырларына да керткән. Хәмдүнә Тимергалиеваның: «Җиделе лапма, бишле куык, ватылды, җиргә төште...» – дип җырлаганын хәтерлисездер. Халкыбызның әле «Зирәкләр җиде кат җир астында елан шуышканын ишеткән» кебек әйтемнәре дә бар. Элек адәмне коткармак булып җиде азан әйткәннәр, мәрхүмнең җидесен укытканнар, җиде буын ата-бабаны белү фарыз саналган. Халкыбызның «җиде ятны ятка» исәпләве, серне җиде йозак белән бәйләве, хәзинәне җиде йозак астында саклавы турында әйтеп тә тормыйм.

«Җиде»гә бәйле хикмәтле сүзләрнең кайберләрен шәхсән үзем җиде төн уртасында уятып сорасалар да, әйтеп бирә алырмын кебек.

 

Карале, минем яшемдә ике җиделе сан икән бит! Бу санны хикмәтле, могҗизалы дибез, димәк, мин икеләтә... Әйтеп бетермим, мактанчык диюләре бар. Сүзне җиде тапкыр уйлап әйтү кирәк. Шулай бит! Яшем ничәдә булуга карамастан, җиде кат тир чыкканчы эшләп яшәргә язсын, дигән теләк белән, Риман.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре