Чаллыда 5 балалы ана игезәк кызлар тапкан – хәзер аларның гаиләсендә барлыгы 7 бала бар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итте.
Гаиләдәге иң олы кызга 12 яшь.
Хатын Кама балалар медицина үзәгендә бәбиләгән. Хастаханәнең матбугат хезмәте белешмәсе буенча, хәзер бу гаиләдә 6 кыз һәм 1 малай бар.
Игезәкләр 37 атнада туган. Алар 2230 һәм 2300 грамм авырлыкта, хәзер яңа туган сабыйлар реанимациясендә яталар. Нарасыйларның хәле стабиль, аларны бераз вакыт хастаханәдә күзәтеп торачаклар, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез