Идел елгасында ике көймә бәрелешкән: 75 яшьлек балыкчы суга төшеп юк булган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Югары Ослан районы тирәсендә Идел елгасында ике көймә бәрелешкәннән соң юк булган балыкчыны эзлиләр. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, 75 яшьлек ир-ат резина көймәдә балык тотканда, аңа моторлы көймә килеп бәрелгән һәм балыкчы суга егылган.

МЧС хезмәткәрләре узган тәүлектә авария булган урынны һәм су агымы буенча түбәнрәк урынны тикшергән. Вололазлар елга төбендә барлыгы 7500 кв. метр мәйданны тикшереп чыккан.
Югалган ир-атны эзләү дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре