«Идел» яшьләр үзәгендә сәламәтлекләре чикле яшьләр өчен махсус смена узачак

18-20 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә сәламәтлекләре чикле яшьләр өчен һөнәри юнәлеш бирү, укыту, сәламәтләндерү сменасы узачак. Сменага 58 катнашучы килер дип көтелә.

Чара Социаль проектлауга багышлана. Белгечләр лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрәчәк. Аларда яшьләр грантлар язу, тәкъдим итү кагыйдәләре белән таныша алачак.

Чакырылган кунаклар арасында Россия Герое, Роскосмос космонавтлары отрядының Россия космонавт-сынаучысы Сергей Рыжиков, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре бар.

- "Омтылыш" сменасының максаты - форумда катнашучыларны социаль өлкәдә үз проектларын булдыруга илһамландыру, аларны тормышка ашыру өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлату, шулай ук катнашучыларга теләгән нәтиҗәләргә һәм хыялларга ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр барлыгын күрсәтү, - диде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре