Июнь башыннан 22 кеше батып үлгән

Татарстанда коену сезоны башланганнан соң 22 кеше суга батып үлгән. Әле узган тәүлектә генә дә Казанда бер-бер артлы ике егетнең суга батуы билгеле булды. Коткаручылар суда сак булырга, тиешсез урыннарда коенмаска киңәш итә.

Суга батмас өчен нишләргә:

– таныш булмаган урыннарда коенмагыз һәм суга чуммагыз;
– йөзә белмәсәгез, еракка, тирәнгә кермәгез;
– суга хәмер эчеп кермәгез.

Суга батучыга ярдәм итү өчен:

– «112» номерына шалтыратып, ярдәм чакырыгыз яисә пляждагы коткаручыларга мөрәҗәгать итегез;
– йөзә белсәгез, батучы янына килеп, су астына чумып, аның гәүдәсен арткы яктан эләктереп алыгыз. Чәченнән эләктерергә дә мөмкин;
– батучы сезнең өскә менеп, сезне дә батырырга мөмкин. Бу очракта үзегезне дә саклагыз!
– медицина ярдәменә кадәр, кешенең эчендәге суын чыгарырга, ясалма сулыш ясарга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре