Трамп та соңгы көннәрдә Иран белән сугыш хәрәкәтләренең кирәге юклыгы турында белдерү ясады.
АКШ Президентының сүзләре артык кыйммәт түгел түгелен, ул бер минут эчендә капма-каршы фикерләр әйтә ала. Шулай да хәзерге вазгыять яңа сугыш хәрәкәтләре ихтималы кими баруны күрсәтә. Вашингтон, бердән, фарсыларны гадәттән тыш блокада белән сындырмакчы. Трамп: «...без Иранга карата гамәлдәге вазгыятьне саклыйбыз һәм тарихтагы иң күләмле хәрби блокаданы дәвам иттерәбез», – дип белдерә. Икенчедән, төбәктәге гарәп монархияләре сугыш хәрәкәтләрен башлаудан тыелырга өнди. Financial Times: «Соңгы ике көндә Трамп Согуд Гарәбстанының тәхет варисы Мөхәммәд бин Сәлман, Катар әмире Тәмим бин Хәмәд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәд бин Зәид һәм Төркия президенты Рәҗәп Тайип Әрдоган белән сөйләшкән. Алар барысы да аны сугышны яңадан башламаска һәм сөйләшүләр өчен тагын бер мөмкинлек бирергә өндәгән», – дип яза.
Дүшәмбе көнне Әрдоган Төркиянең хәрби сценарийларга карата тирән борчылуын һәм зур масштаблы сугышны булдырмас өчен, Дональд Трампка арадашчылык тәкъдим итүен әйтте. «Без Иранга һөҗүмнәрнең яңа дулкыны башлануын һәм төбәгебезнең тотрыксызлыкка тагын да тирәнрәк батуын теләмибез. Мин үз борчылуларыбызны АКШ президенты Трампка җиткердем һәм тынычлыкка, дипломатиягә юл ачу өчен арадашчылык итәргә әзер булуыбызны белдердем», – дип ассызыклады ул. Трампны яхшы белүчеләр аның Әрдоган фикеренә зур әһәмият бирүен әйтәләр.
Шулай да сугыш хәрәкәтләре башлануның ихтимал куркынычы зур. Төбәктә америкалылар бик зур гаскәрләр туплады. АКШ хәрби һава көчләренең 600 ягулык салу самолётыннан 106 сы Якын Көнчыгыштагы биш хәрби һава базасына урнаштырылган, ә тагын 300 очкыч операция үткәрү өчен урнаштырылырга әзер. Бу алдагы сугышларга караганда күбрәк. Төбәккә өстәмә рәвештә 9 мең диңгез пехотачысы китерелгәннән соң, сугышчылар саны 50 меңгә җитте.
Financial Times Нетаньяхуның көн саен, сугыш башларга өндәп, Трампка шалтыратуын яза. Трамп Әрдоганны хөрмәт итсә, Нетаньяхудан курка. Нетаньяху өчен сугыш – яшәү яки үлем мәсьәләсе. Ул гадәттән тыш шартларда хакимиятне саклап калырга һәм төрмәдән котылырга тели.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез