Газетага язылу

Ике исем белән яшәү кешенең язмышына тәэсир итәме? – Хәзрәт җавабы

Берничә ел элек энем авырып алды: депрессиягә бирелде, кешеләр белән сөйләшмәс булды. Шул вакытта без аны берничә тапкыр мәчеткә өшкертергә алып бардык. Хәзрәт энемнең исемен алыштырып карарга тәкъдим итте. Марс исемен Мансурга үзгәртте. Тик без аңа элеккечә үк эндәшәбез. Ике исем белән яшәү кешенең язмышына ничектер тәэсир итәме? Гөлүсә Мостафина. Мөслим районы

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы:

– Кайчак әти-әниләр кызларына, әйтик, Кәримә дип кушуны сорый, үзләре документка Карина дип яздырганнар һәм сабыйга шулай дип дәшәргә җыеналар икән. Мулладан Кәримә исемен куштыру бу очракта үз-үзеңне алдау гына – аның бернинди мәгънәсе юк. Чөнки исемнең мәгънәсе начар икән, ул каядыр телгә алынса, барыбер балага тәэсир итәчәк. Шуңа күрә балага да, зур кешегә дә яңа исем бирелгән икән, ул шул исем белән йөртелергә тиеш. Ислам динендә, христианнардагы кебек, яшерен исем дигән нәрсә юк. Бездә, киресенчә, кешенең яңа, яхшырак исеме бар икән, аңа шул исем белән эндәшергә кирәк. Бөтен мәгънә, хикмәт тә шунда. Кайчак олы кеше исемен алыштырган, дуслары-танышлары: «Без элеккегесенә ияләшкән инде, шулай дип кенә йөртегез», – диләр. Әмма кабатлап әйтәм: исем документта элеккечә дә калырга мөмкин, әмма тирә-юньдәгеләр кешегә яңа исеме белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Югыйсә исем үзгәртүнең бер мәгънәсе булмаячак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре