Газетага язылу

Ике көн эчендә сайлау участокларында 31 меңнән артык татарстанлы прививка ясаткан

Татарстандагы сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация үткәрүче прививка бригадалары үз эшләрен дәвам итә. Сайлауның ике көне эчендә республикабызның 31 меңнән артык кешесе әлеге мөмкинлектән файдаланган.

Бүген – вакытлыча вакцинация пунктларының соңгы эш көне. Татарстанлыларның сайлауда тавыш бирү белән беррәттән, кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар саны арту алдыннан үз сәламәтлекләрен саклап калу мөмкинлеге дә бар.

Вакцинация табиб каравыннан соң, каршылыклар булмаганда гына үткәрелә. Белгечләр, беренче чиратта, өлкән яшьтәгеләргә һәм йөкле хатын-кызларга, шулай ук һөнәри эшчәнлекләре буенча кешеләр белән еш аралашучыларга, мәсәлән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә прививка ясатырга киңәш итәләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре