Санкт-Петербургның боҗра юлында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Коми Республикасыннан ике солдат һәлак булган.
"Комиинформа" мәгълүматы буенча, вакыйга 22 августта булган. Ике солдат "Урал" хәрби йөк машинасы пассажирлары булган.
"АиФ - Санкт-Петербург" версиясе буенча, "Уралның" көпчәге чыгып очкан, ә ике җиңел машина белән бәрелешкәннән соң, кузовтан солдатлар машина юлына очканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез