Быел Татарстанда авыл хезмәтчәннәренә бик катлаулы шартларда эшләргә туры килде. Яз азагында һәм җәен республикада аномаль эссе һава торды. Шуңа да карамастан, республика җитәкчелеге халыкны югары сыйфатлы икмәк белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү мөмкинлеге бирердәй чаралар күрүгә иреште. Бу хакта «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов сөйләде.
«Әйтергә кирәк, ел авыр килде. Рөстәм Нургалиевич та моны таный, – дип билгеләп үтте предприятие җитәкчесе. – Без Татарстанда яшәүчеләрнең табыннарында югары сыйфатлы икмәк җитәрлек күләмдә булсын өчен кайбер җитди чаралар күрдек һәм бу мәсьәләдә эшләүне дәвам иттерәбез».
Рафаэль Юнысов басым ясап әйткәнчә, табигать көйсезлекләренә карамастан, предприятиеләр бу сынауны лаеклы төстә узарга әзер.
«Хуш исле тәмле икмәк өстәлләребездән төшмәячәк. Моны мин шикләнмичә әйтәм. Бу хакта без Президент белән дә сөйләштек», – дип билгеләп үтте «Чаллы икмәге» генераль директоры
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез