Икмәк пешерү, ачыткы әзерләү турында шулкадәр дә тәмләп, яратып сөйләп була икән. Актаныш районына баргач, икмәк пешерү остасы Ләйсән Тимерова белән таныштык. Үтә дә кызыксынучан, тырыш һәм күпкырлы кеше булып чыкты ул. Барысын да сөйләр өчен сүзне үзенә бирәбез.
Нәсел көче
Кешенең төп максаты – үзеннән соң яхшы дәвамчылар калдыру. Безгә кадәрге җиде, бездән соңгы җиде буынның тормышта кылган гамәлләре синең язмышыңа йогынты ясый. Ягъни 15 буын үзара элемтәдә тора. Сиңа кадәр килгән җиде буынның яхшылыклары күбрәк булса, син бәхетле буласың. Язмышлары авыр, начар гамәлләре күбрәк булган икән, үзең үзгәрергә теләсәң дә, аларның авырлыкларын эшкәртмичә, бәхет капкалары ябык торыр.
Минем әни ягыннан да, әти ягыннан да дини нәсел. Аларның саклавын һәм яклавын үземдә дә тоям. Берәр вакыйга алдыннан гел төшкә керәләр. Әбием Гөлчирә аш-су остасы иде. Әтием Мәхмүт урманга, болынга йөрергә яратты, үзе белән мине дә ала иде. Ул чакларда үләннәрнең, агачларның шифасы турында күп сөйләде. Гөмбә, кәбестә тозларга да яратты. Ул 1933 елгы, мохтаҗлыкны, ачлыкны күргән кеше. Дөньялар яхшырып, мул тормышта яшәгәндә дә, ризык кадере, сакчыллык, исраф итмәүгә бик сак карады. Безнең белән бер табын янына утырып ашамавын да шуңа бәйли идек. Ул без торып киткәч кенә, «Балалар ашадымы?» – дип сорагач кына утырып ашый торган иде. Бер тапкыр безнең белән утыргач елап ук җибәрде. Өстәл янында шулай күмәкләшеп утыруыбыз беренче һәм соңгы тапкыр булган икән. Ул вакытта каты авырый иде инде. Шуннан соң озак тормады. Үзе киткәч, әни әтинең кесәсеннән «Әҗәлдән дәва юк» дигән язу тапкан.
Ирем белән ике бала – улыбыз Ислам һәм кызыбыз Илсинәне тәрбияләп үстердек. Бүген кызыбыз белән Инсаф киявебез Молдовиядә яши. Күптән түгел әби-бабай булдык: оныгыбыз туды. Үземнең яхшы гамәлләрем белән балаларым һәм оныкларымның да тормышларын яхшыртырга тырышам. Аларга үзем белгәннәрне тапшыру, алар белән озаграк булыр өчен минем сәламәт, актив эшчәнлектә булуым һәм баш миенең картаймавы кирәк. Шул уйлар мине икмәк пешерүгә китерде дә инде. Әнием Һиндия биргән киңәшләр, үзем туплаган борынгы рецептлар белән табигый халәтемә кайту булды ул.
Көрпәне мин 10 еллап элек, үзебезгә пироглар пешергәндә куллана башлаган идем. Ул вакытта акылым һәм күңел халәтем белән өлгереп җитмәгән булганмын, күрәсең. Ныклап торып икмәк пешерергә тормыш сынауларын узгач, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салгач, каршылыкларны җиңеп чыккач килдем.
Моннан бер ел элек рамазан аенда булды ул. Әбием, әнием аша каннан килгән геннар уянды. Беренче пешкән икмәкне ифтар ашына алып бардым. Икмәк пешерү шундый хикмәтле икән: күңелең чиста булмаса, ипи салуга тотынып булмый. Мин дә икмәк пешерүгә тормышымда авырлык китергән кешеләрне чын күңелемнән кичергәч, рәхмәтле була башлагач кына алына алдым. Алар минем үз өстемдә эшли башлавыма этәргеч булды.
Икмәк пешерү белән тормышыма бәрәкәт, тынычлык килде. Тормышым бик нык үзгәрде, юлыма гел яхшы күңелле кешеләр генә очрый башлады. Күңелгә начар уйлар кертмисең, гел шул эш, матурлык турында гына уйлыйсың. Үз өстемдә эшләдем, күп укыдым, фәнни хезмәтләр өйрәндем, яңа, файдалы ризыклар пешерергә өйрәндем. Соңгы елларда психологияне өйрәнәм, нәсел-тамырларыбызны барлыйм, балаларга тәрбия бирү турында кызыксынам, спорт, йога белән мавыгам. Кыскасы, тормышның һәм вакытның кадерен аңлый башладым.
Икмәк пешерү
Мин сатып алучыларыма шикәрсез, чүпрәсез, ферментланган, салкында кабартылган икмәк тәкъдим итәм. Ачу һәм ферментлану барышында көрпәләрнең, орлыкларның тышчасы эшкәртелеп, микроэлементлар организм җиңел кабул итә торган дәрәҗәгә җитә. Иң элек организмны уяту һәм чистартудан башлыйбыз. Аннан аны төрләндерәм, икмәк составын көйлим. Чын, дөрес итеп пешерелгән көрпәле арыш ипие холестеринны төшерә, кан басымын көйли, гемоглобинны күтәрә, иммунитетны ныгыта, хәл кертә.
Икмәк пешерү – үзе бер искиткеч рәхәт халәт. Гадәттә көнем иртәнге 4 тә башлана, җәен тагын да иртәрәк. Чөнки ачыткыны кояш чыккан вакытта ясый башлыйм. Баш салып, гөмбәчекләр уянганчы кояш җылысына, саф һавага куям. Шуннан соң аны болгатып торам. Нәкъ сабый бала караган шикелле тәрбиялим. Аннан соң һәр ризыкның үзенә генә хас энергиясе була бит. Икмәк тә кешегә карап я уңарга, я уңмаска мөмкин. Бүген мин 6 төрле арыш ипие, ярымфабрикатлар, пироглар пешерәм. Кәбестә, балык тозлыйм. Яшелчә һәм җиләкнең файдалы үзлекләрен өйрәндем, җиләк җыярга бик яратам. Үләннәрне төнәтеп соуслар, җимешләрдән кесәл-соклар, каклар ясыйм.
Заказларым күп булса, бер дә ялсыз, аз гына йоклаган килеш эшләгән чаклар да була. Мондый чакларда улым, ирем Илсур ярдәм итә. Әле ярый янымда мине аңлаучы гаиләм, дусларым һәм сатып алучыларым бар. Мин аларга бик рәхмәтле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез