Киров өлкәсендә аю хатын-кызга һөҗүм иткән. Яран районының "Отечество" газетасы үзенең Вконтакте төркемендә коточкыч вакыйга турында хәбәр итә.
Бу хәл 24 июньдә Кече шалай авылы тирәсендә булган. Чыганак мәгълүматлары буенча, аю хатын-кызга җиләк җыйган вакытта һөҗүм иткән.
Ир-ат аюны куркыту өчен машинасына суга башлый. Кыргый хайван шунда ук киткән. Әмма аю хатын-кызга зыян китереп өлгергән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез