Газетага язылу

Җиләк җыючыларны, таныш булмаган чишмәләрдән су эчүчеләрне нинди авырулар сагалап тора?

Көннәрнең җәйгечә булмавының бер өстенлеге бар: талпан кадалу очраклары кимегән. Ә менә кимерүчеләр зыян салудан туктарга җыенмый да. Тычкан бизгәге белән авыручылар саны арта гына. Җиләк җыючыларны, таныш булмаган чишмәләрдән су эчүчеләрне нинди авырулар сагалап тора? Кайда су коенырга ярамый? Чит илдә ял итүчеләргә нинди чирләрдән сакланырга кирәк?

Җиләк җыючыларны, таныш булмаган чишмәләрдән су эчүчеләрне нинди авырулар сагалап тора?

Талпан «сыйланмый» тора әле бу арада. Яңгыр, салкынча дип, табигать кочагына ашыкмыйбыз. Шул сәбәпле күрсәткечләр дә йөрәккә май булып ята: талпан кадалуның узган елгы белән чагыштырганда 1,5 тапкыр кимрәк очрагы теркәлгән.

– Быел март аенда беренче кешегә талпан калган иде, бүгенгә 4968 кеше мөрәҗәгать итте. Узган елдагы саннардан сизелерлек аерма күзәтелә, июнь азагында 7149 очрак теркәгән булганбыз. Зыян күрүчеләрнең 85 проценты талпанны урманда йә бакчада эләктергән. 179 очрак күрше төбәкләрдән кергән, шунда ял иткәндә кадалган, – дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина. – Һәр очракны тикшереп, мониторинг ясап торабыз. Тикшерелгән талпаннарның 18 процентында боррелиоз, 0,3 процентында талпан энцефалиты табылды.

Ә менә тычкан бизгәге буенча вазгыять катлаулырак. Белгечләр бу хакта яздан ук кисәтеп килә инде. Ел башыннан бирле 190 тычкан бизгәге теркәлгән. Узган елгы белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк бу. Алай гына да түгел, берничә елның уртача күрсәткечләре буенча да күтәрелеш сизелә.

– Профилактика чаралары турында сөйләп торсак та, әле дә урманда йөргәндә, бакчада йоктыралар. Хастаханәгә эләккән авыручыдан анамнез җыйган вакытта аның урманда таныш булмаган сулыктан су эчкәне, юмыйча җиләк ашаганы, пикник оештырып, ашар алдыннан кул юмаганы ачыклана. Шәхси профилактика чаралары үтәлми, кеше җиңел карый, – ди Любовь Авдонина.

Тычкан бизгәгенә каршы вакцина юк, бөтен ышаныч шул шәхси саклану чараларына кайтып кала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Дмитрий Лопушов сүзләренчә, вирусның үзен юк итү мөмкин түгел. Бары тик аның симптомнарына каршы дәва гына алып була. Бөерләргә килгән зыян аркасында исә бөтен организм зур авырлык кичерә. Тычкан бизгәгеннән саклануның төп кагыйдәләрен искәрттеләр: авызга юылмаган җиләк-җимеш, кыяклар капмаска, таныш булмаган чишмәләрдән су эчмәскә, һәрвакыт кул юып йөрергә. Дачаларны, бакча йортларын кимерүчеләргә каршы эшкәртү дә артык булмас.

Җәенә күрә су коенырга атлыгып торучылар сирәк булса да, комлыкларны әзерләү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенгә республикада урнашкан 24 комлыкның җидесе генә су коену өчен яраклы дип исәпләнә. Зәй, Буа, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмәдәге Карабаш, Чистай пляжларына курыкмыйча су коенырга барырга була. Ә менә Казанда бер пляж да тиешле рөхсәт алмаган. Судан 50 төрле инфекция күчәргә мөмкин. Тыелган урында су коенырга кыюлыгыгыз җитсә, моны истә тоту артык булмас.

Җылы эзләп, чит илләргә юл алсагыз, чемоданны гына түгел, сәламәтлекне дә алдан кайгыртыгыз. Аеруча тропик илләрдә ял итүчеләр колагына бу. Хайваннар белән фотога төшәргә, филләргә атланып йөрергә планыгыз булса, чарасын алдан күрергә киңәш итә белгечләр.

– Вьетнам, Кытай, Мальдив утраулары, Шри-Ланка, Таиланд кебек юнәлешләрне сайлаган булсагыз белегез: бу илләрдә йоктырган авырулар безнең ил кешеләрендә аеруча авыр уза. Организм мондый чирләргә ияләшмәгән. Хайваннарга кул белән үрелгәнче яхшылап уйлагыз, комлыкта сөлге җәймичә ятмагыз, калын табанлы аяк киеме киегез. Туроператордан алдан ук шул җирлеккә хас инфекцияләр турында белешегез, кирәк булса вакцинасын ясатыгыз. Мелиоидоз, Денге бизгәге, малярия, менингит, холера йоктырып кайтудан саклар бу, – дип кисәтте Любовь Авдонина.

Ял итеп кайткач, 21 көн дәвамында сәламәтлегегезгә игътибарлы буласы әле. Үзегезне күзәтергә, үзгәрешләр сизелсә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк булыр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре