Кура җиләге – эссе, бакча җиләге салкын су яратмый. Буа районының Бик-Үти авылы фермеры Рамил Мөхәммәтшин җиләк турында бик озак итеп сөйли ала. Биш ел бакчачылык белән шөгыльләнү дәверендә әллә ни кадәрле белем алган, тәҗрибә туплаган ул.
– Мин тумышым белән шушы авылдан. Шәһәргә укырга дип чыгып киткән идем, шунда торып калдым. Кышын Казанда яшим дә җәен авыл белән ике араны таптыйм. Хәзер авылда рәхәт, тыныч, кошлар сайрый, саф һава. Иң мөһиме – күңелемә рәхәтлек бирә торган эшем бар, – дип елмая ул.
Фермерның 4 гектар җире бар. Шуның 2,5 гектарын бакча җиләге алып торса, калганына кура җиләге утыртылган.
– Кура җиләгенең «Херитейдж» сортын үстерәбез. Татарстан өчен бик уңышлы. Беренче үсентеләрне биш ел элек Польшадан алып кайткан идек. Хәтта белгеч үзе килеп, туфракны карап, әлеге сортның безгә туры килү-килмәвен анализлады. Хәзер инде кураныкын да, җиләк үсентеләрен дә үзебез ясыйбыз. Сабакларында бактерияләр калмасын өчен, уңыш биргән кураны кышка кергәндә тамырга кадәр кисәбез. Икенче язга яңалары үсеп чыгып, 1,7 метр биеклеккә кадәр җитә. Кура җиләге эссене яратмый, аңа җиләс, күләгәле, салкынча һава кирәк. Аның өчен 23 градус җылылык – иң яхшысы. Әлеге сорт июльдә уңыш бирә башлый да көзгә кадәр сөендереп тора, – ди Рамил.
Мәйданнарын тагын да зурайтыр иде дә, эшләргә кеше юк икән. Төп ярдәмчеләре – читтән килгән кешеләр. Тагын бер участок әлегә буш тора. Анысында эт эчәгесенә каршы көрәш бара. Җирне берничә кат табигый ысул белән чистартып бетергәч кенә җиләк утыртмакчы булалар.
Җиләкләрне урнаштыру белән дә авырлык юк дип аңладык. Кура җиләген Казан, Ульяновск, Пермь, Мәскәүдән күпләп алып китәләр икән. Шәһәр халкына да күп сатыла, көзге ярминкәләргә дә чыгалар. Бакча җиләген сораучылар да бик күп икән.
– Бакчаларында җиләк-җимеш үстерүче әбиләр – безнең төп көндәшләребез. Алар бер-ике атна безнең сатуны бик нык тоткарлый, бәяне төшерә, – дип шаккатырды Рамил Мөхәммәтшин. – Гомумән алганда, җиләк берничә этапта сатыла. Беренче уңышны 28 майда җыя башлыйбыз. «Румба» дигән иртә өлгерә торган сорт ул. Шул ук вакытта Кырым, Краснодардан җиләк керә башлый да безнең хакларны төшерә. Бер-ике атнадан кабат күтәрелеп, яхшы гына сату китә. Аннан соң базарга Волгоград җиләкләре керә. Алар беткәч, безнең башка сортлар өлгерә һәм бер атнадан соң әбиләр чыга. Без янә бәяне төшерергә мәҗбүр булабыз.
Тәмле бизнес булса да, монда да күп эшләргә, белергә, тырышырга туры килә.
– Җиләк – бик четерекле үсемлек. Хәтта температура уйнаганнан да стресс кичерә. Шуңа күрә уңышка зыян килмәсен өчен, витаминнар таләп ителә. В6 витаминын, магний, цинк, кальций бирәбез. Һәм иң зур горурлыгыбыз: бервакытта да гербицид кулланмыйбыз. Бездә бөтен эш кул белән эшләнә. Яшермим, мәшәкате бик күп, аның каравы сыйфатлы ризык ашыйбыз, җиләкнең исе, тәме бар, – дип горурлана эшмәкәр. – Җиләк үстерү белән җитди шөгыльләнә башлаганчы туфракка, суга анализ ясарга кирәк. Җирнең урынын дөрес сайлау да мөһим, чөнки рәтләрнең юнәлеше көньяктан төньякка булырга тиеш. Үсентене дә белгән, ышанычлы кешеләрдән генә алырга киңәш итәм, чөнки теләсә кемнән алган очракта авырулар күчәргә мөмкин. Җиләккә җылы, йомшак су гына сибәргә кирәк. Анысын да үсемлекләрнең яфракларына, җиләгенә түгел, ә аска сибәргә кирәк. Шуңа күрә без суны астан тамчылап бирәбез. Ә Татарстанда известьлы, каты су. Аны төрле чаралар белән йомшартабыз. Шәхси бакчаларда бакча җиләгенең «Азия» сортын үстерергә киңәш итәм. Ул нәзберек түгел, су сибү, гадәти тәрбия дә җитә. Хуш исле, тәмле җиләк. Уңышы җиргә ятмасын өчен, астына салам түшәргә дә онытмагыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез