Илһам Шакировка багышланган концертны кабатлап куялар

17 февральдә Татар Дәүләт филармониясе залында Илһам Шакировның юбилее уңаеннан аның иҗатына багышланган трибьют – багышлау кичәсе узачак. Кичәнең махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова.

Концертта Yummy Music Band төркеме солистлары – Илгиз Шәйхразиев һәм Эльвира Мифтахова Илһам Шакиров иҗатының төрле чорларына карый торган җырлар башкарачак. Сүз уңаеннан, әлеге концерт ноябрьдә күрсәтелгән иде инде.

– Ноябрьдә узган концертыбызда зал тулы иде. Бу юлы да шулай булыр дип ышанабыз. Киләсе атна башыннан билетларны “Пушкин картасы” белән сата башларга ниятлибез, – диде Yummy Music лейблының генераль продюсеры Ильяс Гафаров концертка багышланган матбугат очрашуында. – 17 февральдә булачак концертның программа-репертуарында үзгәрешләр бар. Кайбер җырларны бөтенләй көтелмәгән яңгырашта ишетерсез дип өметләнәм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре