Парламентарий сугышны үткән туганнары турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Аның бабасы очучы булган һәм сугыш вакытында партизаннар тарафыннан коткарылган. Әбисе шәфкать туташы булып хезмәт иткән. Тагын бер бабасы үз теләге белән фронтка киткән, шул ук вакытта аның Украинадагы гаиләсе нацистлар кулында һәлак булган. Шулай ук Вольфсон әйтүенчә, әтисе ягыннан бабасы белән әбисе 9 май 1945 елда Берлин янында өйләнешкәннәр.
«Кызганычка каршы, хәзер тарихны яңадан язарга тырышалар, ләкин безнең, шул исәптән минем, әти буларак та, Дәүләт Думасы депутаты буларак та төп бурычыбыз – безнең җиңү тарихын яңадан язуга юл куймау», – дип белдерде Илья Вольфсон.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез