Җырчы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге язылучыларын янә уйланырга мәҗбүр итте.
Ул анда бер ир-егет белән җитәкләшеп йөргән видео урнаштырган. «Җаным» җыры белән бизәлгән видеода чыннан да "җаныкаемы", әллә аның чираттагы шаяртуы гынамы, аңламассың.
Моңа кадәр Марат Яруллин белән "гыйшык-мыйшык", балдак, чит илгә серле сәяхәтләр белән тамашачысының башын бутап бетергән иде.
Менә хәзер тагын чираттагы табышмак: кем соң син, шәүлә-егет, яңа ярымы? Әллә чираттагы шаяру гынамы?
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез