Әлеге тарихи вакыйгага бәйле рәвештә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов «Ватаным Татарстан»га фикерен белдерде.
– Татарстан Конституциясе федерализмның бер нигезе булып тора. Ә федерализм безнең дәүләт өчен бик мөһим, чөнки илебез бик зур. Һәр төбәк үз халкын кайгыртып яшәргә тиеш. Бары тик урыннарда гына халыкның нинди авырлыклар белән очрашуын, аны ничек хәл итүен белә алалар. Шуңа күрә федерализм Татарстанга бары тик ярдәм генә итте, дип әйтә алам. Беренче Президент Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән 1992 елда Конституция кабул ителде. Нәтиҗәдә республика аерым вәкаләтләр алды. Ул чорда ук күпме яңа программалар гамәлгә кертелде. Тузган тораклардан халыкны яңа фатирларга күчерү, авылларны газлаштыру, юллар төзелеше, сәнәгать тармагын саклап калу. Бүгенге көнгә тукталсак, ишегалларын төзекләндерү, паркларны, җәмәгать урыннарын тәртипкә китерү. Барысы да республика халкы өчен эшләнә. Хәзер Татарстан Россиянең терәк төбәге булып тора. Бездә башлангыч алган проектларның күбесе Россиянең башка төбәкләрендә дә кулланыла. Көчле төбәкләр күбрәк булган саен Россиянең дә көче бары тик арта гына. Безнең Конституциядә кеше хокукы, бурычлары, вәкаләтләре язылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез