Татарстанда педагогик вузларда максатчан программа буенча белем алырга теләүче егет–кызлар күпме? Республикада нинди фән укытучылары җитми? Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада кадрларга бәйле вазгыять турында сөйләде.
– Бүген максатчан программа буенча укырга теләүчеләр алай күп түгел. Алар күп булсын өчен, киләсе елда безгә педагогика юнәлешендәге профильле сыйныфлар санын арттырырга кирәк. Соңгы вакытта укытучыларның дәрәҗәсен күтәрү, матди ягын кайгырту турында әйтәбез. Без сезнең белән күбрәк укытучының бөеклеге турында сөйләргә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте министр журналистларга. – Укытучыны видеога төшереп, бертуктаусыз интернетка куеп яманлыйлар. Моны укучылар да күрә бит. Әти–әниләрнең хурлаганын да ишетеп торалар. Бу да укытучылыкка бармау өчен бер сәбәп булып тора.
Илсур Һадиуллин әйтүенчә, укытучылык эшенә җәлеп итүнең төрле юллары эзләнә. “Авыл укытучысы” федераль программасы буенча республика мәктәпләрендә 13 педагог эшли. Киләсе елда 23 укытучыны көтәләр. Бүген 640тан артык студент республика бюджеты хисабына укый. Шуның ярты ике һәм күптелле мәктәпләр өчен әзерләнә. Аларга ай саен 15 мең сум стипендия түләнә. Максатчан програма буенча укыганда алар мәктәпкә беркетелергә тиеш. Бүген башлангыч, физика, математика, рус теле, чит телләр буенча кытлык бар. “ Кайбер очракта вузларга аз баллы абитуриентлар килә, әмма без андыйларга ышана алмыйбыз. “3ле” гә укучы кемне әзерләр, белмим?” – диде Илсур Гәрәевич.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез