Казандагы IT-паркта узган республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Илсур Метшин иминлек мәсьәләсенә дә тукталды.
– Мәктәпләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Татарстан Рәисе тәкъдиме белән 1,4 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелде, – диде башкала мэры.
Әлеге акчага коймалар тотылган, контроль-үткәрү пунктлары, саклау бүлмәләре, видеокүзәтү җайланмалары булдырылган.
Илсур Метшин белдергәнчә, Казанда яшәүчеләрнең кайберләре риза булуга карамастан, мәктәп тирәсе ябылган. Анда теләсә кем үтә алмый хәзер. Нәтиҗәсе дә күренә икән. Чисталык, тынычлык арткан, вату-җимерү күренешләре кимегән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез