Алтын йөгертелгән фарфор парлы чынаякларны хәтерлисезме? Ә елына бер-ике тапкыр гына кулланыла торган 12 кешелек чәй сервизын? Кемгә генә бүләк итмәделәр икән аларны?! Элегрәк мондый бүләкләргә чын күңелдән шатланасы иде – муллык, горурлык билгесе бит! Хәзер исә иң яхшы бүләк – акча. Бүген чәй сервизы бүләк итәсең икән, көт тә тор: ул кеше күзе төшми торган бер караңгы урынга кереп урнашачак яки тиздән туган көне якынлашкан икенче берәүгә биреләчәк. Төймә дә бүләк, дөя дә бүләк, әмма акча кадерлерәк булып чыга түгелме?
Бүләкне сорап аласы
«Безнең гаилә банкына өлеш кертәсегез килсә, иң зур бүләк акча булыр». Сер түгел: туй, никах мәҗлесләренә чакыру кәгазенең бер читенә әнә шулай дип языла хәзер. Хәер, бәби ашы, туган көн кебек бәйрәмнәргә дә нәрсә бүләк итәсеңне бәйрәм үткәрүче билгели – кунакларга алдан ук кирәк-яраклар исемлеген – «виш-лист»ны җибәреп куя. «Колакчыннар кирәк иде», «фотография буенча курс турында хыялланам», «китап кибетенә сертификат бүләк итегез» – мондый теләкләр исемлеге инде табигый хәл. Ояласы түгел.
Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Ләйлә Газизова да мондый ысулны куллана – кызы Асиләнең туган көненә кунаклардан акча түгел, ә үзе тәкъдим иткән бүләкләрне көтә.
– Әле дә хәтерлим: беренче тапкыр 7 яшьлек туган көнемне үткәрдек. Бүлмәмә зур, ике ишекле кием шкафы алды әти белән әни. Алар аны кирәк дип алган инде, мин исә зур бүләк дип кабул иттем. Туган апа-абыйлар йомшак уенчык, кулга кия торган уенчык сәгать кебек бүләкләр алып килгәннәр иде. Хәзер баланы болар белән шаккатырам димә, – ди Ләйлә. – Асиләнең курчагы да, шкафы да, хәтта чын кул сәгате дә бар. Үзе сораган, яки үзем кирәк дип тапкан кирәк-яракларны «виш-лист»ка язып барам да туган көне алдыннан иң кирәклеләрен «Туганнар» төркеменә җибәрәм. Алар үзләре бүлешеп, кызыбызга бүләк ясыйлар. Булган өстенә булганны алып килгәнче, кирәкле әйбер бүләк итсәләр, уңайлырак, минемчә.
Болай дип уйлаучылар бер Ләйлә генә түгел. Күптән түгел уздырылган сораштыруда Казан халкының яртысы диярлек (45 проценты) үзләренең туй мәҗлесенә бирелгән бүләкләрне ошатмаганын әйткән. Ниндидер сувенирлар, исеме өчен генә бирелгән бүләкләр, чәйнек яки миксерлар ахыр чиктә балкон яки чормага урнаша. Ә мөмкинлек чыгуга башка кешегә бүләк итәләр. Бәйрәм хуҗасын әнә шундый хәлгә калдырмас өчен, кунаклар акча салынган конверт белән килә дә инде. Ә бүләк исемлеге булса – шуннан кирәклесен сайлап ала.
Аякны юрганга карап сузасы
Үткәнгә кайтыйк: элек тә үткәргәннәр ул туй, никах, туган көннәрне. Нәрсә бирсәләр – шуңа риза булганнар. Элегрәк бүләк – гади әйбер генә түгел, иң беренче чиратта, игътибар дигән сүзне аңлаткан. Чәй сервизымы ул, бәллүр вазамы яки чигүле сөлгеләр җыелмасымы – болар барысы да хәзинә буларак сакланган һәм хәтта буыннан-буынга тапшырылган. Бүләк алучы бүләкне иң күренә торган урынга куярга һәм аның белән мактанырга тырышкан. Тарихчы Рәшид Амишов та шундый фикердә.
– Бүләк бирешү гадәте элек-электән килгән. Хәзер дә әлеге матур традиция дәвам итә. Гомумән, халык кунакка беркайчан буш кул белән йөрмәгән. Хәтта ил җитәкчеләре дә, үзара дуслашыр өчен, бер-берсенә бүләк бирешкән, – ди тарихчы. – Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дә хәдисе бар: «Бүләк бирешегез, арагызда дуслык артыр».
Совет чорында китап, галстук, радио, гади открытка хөрмәт билгесе буларак кабул ителгән. Ә бүген күпләр акчаны күңелең теләгән әйберне сатып алырга мөмкинлек бирә торган иң универсаль бүләк дип саный. Кибеткә дә барасы юк: акчаңны түләсәң, теләгән товарны өеңә үк китереп бирәләр.
– Хәзер генә түгел, элек тә бүләкне акчалата бирү гадәте булган анысы. Мисал өчен, инкыйлабка кадәрге чорда ук акча бирешкәннәр. Моннан тыш, файдалы тукыма, ювелир эшләнмәләр, хуҗалык һәм тормыш өчен кирәкле предметлар – бүләкләр исемлегендә әнә шулар да булган, – ди Рәшид Амишев.
Сирәк булса да, хәзер дә бүләкне «әйберләтә» бирүчеләр бар. Гадәттә, болар – машина, фатир, ял йортына юллама, массажга сертификат. Ялгышып кына да чәй сервизы бүләк итүче очрамый. Шулай да Арчада яшәүче Ләйсән Нигъмәтҗановага бергә эшләүче хезмәттәшләре туй мәҗлесендә кашык-чәнечкеләр җыелмасы бүләк иткән. 10 ел элек узган матур гаилә бәйрәменең төсе булып алар әле һаман киштәдә саклана икән.
– Әле күптән түгел хезмәттәшләрем дә сорады: «Ник кулланмыйсың аларны?» – диләр. Белмим, кулланган булмады дип хәтерлим. 10 ел инде аны ачып та караган юк, – дип елмая Ләйсән.
Ә менә Казанда яшәүче Рафилә һәм Нәҗим Сафиннарның гаилә корып яши башлауларына 46 ел тула. Туйларына бүләк ителгән келәм бүген дә фатир идәнен бизи.
– Туганнан туган абыем белән киленебез Мәскәүдән алып кайткан иде аны. «Кызыллы-каралы фарсы келәме бу», – дип мактап бирделәр. Фатирыбызның бер бүлмәсенә җәеп куйган идек, бүген дә тора әле, тузмады да. Яхшы бүләк кулланышта булырга тиеш, – ди Рафилә ханым.
Моннан тыш, бүләккә килгән урын-җир комплекты, юрган, өстәл тастымаллары, бәллүр бокалларны да кулланган Сафиннар. «Без яшь чакта туйга нәрсәдер салу, алып килү дигән таләп юк иде бит. Чын күңелдән котлап киләләр иде. Килгән кешенең кулына һәм кесәсенә түгел, йөзенә карап исәнләштек. Бу бүләк биргән, монысы бирмәгән, дип гәпләшеп утырмадык. Бәйрәмне бүләк өчен үткәрмәдек. Хәзер заманы башка. Алай да юрганыңа карап аяк сузасы», – ди гаилә башлыгы.
Сер түгел: хәзер күп кенә зур мәҗлесләр үзен капларлык булсын дигән таләп белән үткәрелә. Аны кем һәм нәрсә хисабына каплыйсы аңлашыла да – конверт тотып килүче кунакларың күбрәк булсын.
Бүләккә – нәселле эт
Акча гына түгел. Инде 14 ел мәҗлесләр алып баручы Айнур Сөләйманов әйтүенчә, туй, никах, туган көннәрдә конверттан тыш башка кызыклы бүләкләр бирүчеләр дә табыла икән. «Бүләкнең зуры, кечесе юк. Аны сорап алу да дөрес түгел. Иң мөһиме – аның кыйммәте булсын», – ди сүз остасы.
– Никах мәҗлесләренә беркем буш килми: күчтәнәч алып киләләр, әти-әниләргә түбәтәй-яулык бирәләр. Болар – шулай ук бүләк, – ди Айнур. – Мәҗлесләр алып бару дәверендә бер юбилярга – машина, берсенә мотоцикл бүләк иткәннәр иде. Нәселле эт бүләк итү очрагының шаһиты да булдым. Әти-әниләрнең яшь парга – балаларына чит илгә юллама бүләк иткәннәрен дә хәтерлим.
Кызыклы бүләкләр исемлеге моның белән генә бетми. Теге яки бу мәҗлескә бүләк итеп җырчы яки биючене чакыручылар да бар. Моннан тыш, якыннары бергә җыелып, юбилярга сиздермичә генә бәйрәм оештыру очраклары да популяр. Юбиляр мәҗлес хакында бары тик туган көнендә генә белә, ди.
– Конвертта бирелгән акча еллар үткәч онытыла ул. Иҗади бүләкләр хәтердә кала. Миңа калса, бүләкнең, иң беренче чиратта, кыйммәте булырга тиеш. Андые кадерлерәк, – ди алып баручы. – Үзең белгән якын кешең бәйрәменә барасың бит. Бүләкне дә аның мөмкинлегенә һәм хәленә карап әзерлисең. Машина яки фатирга акча җыйган кешегә, әлбәттә, акча бүләк итү дөресрәк булыр.
Россиялеләр сәламәтлекне кайгыртуга бәйле бүләкләргә шат. Мисал өчен – комплекслы тикшеренүгә. «Росгосстрах» компаниясе үткәргән сораштыруда катнашучыларның 35 проценты яхшы клиникада сәламәтлекне тикшерү өчен ташламалы мөмкинлек бүләк итүләренә сөенәчәк, 20 проценты фитнес-үзәк абонементына шат булачак, 14 проценты спа-салон яки массажга бирелгән сертификаттан баш тартмаячак. Ә респондентларның яртысыннан артыгы (53%) иң яхшы бүләк дип укуны атый. Мисалга, керфек, каш ясау курсларына бушлай сертификат бирсәләр, шатланачаклар икән.
Рәйдә ФӘЕЗОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез