Иң-иңе – Оренбургтан! “Татар кызы – 2024” фотомизгелләре

Кичә, 11 cентябрьдә Пензада Халыкара «Татар кызы – 2024» бәйгесенең финалы узды. Без әлеге чарадан 7 фотомизгел тәкъдим итәбез.

“Татар кызы – 2024” бәйгесе узган елгы җиңүче Альбина Медведеваның туган ягы – Пензада узды. Сүз уңаеннан, бу шәһәрдә ул тәүге мәртәбә үтте.

Финалга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 12 кыз чыккан иде. Алар: Ангелина Батыркаева – Пермь, Физә Бәдриева – Мәскәү Алсу Байгильдина – Оренбург, Энҗе Габдуллина – Татарстан, Асия Галивеева – Кыргызстан, Алсу Дәүләтшина – Башкортстан, Ленара Закирова – Үзбәкстан, Диләрә Йосыпова – Ленинград өлкәсе, Фәрзәнә Мәхмүтова – Самара, Вәсилә Нәсретдинова – Казахстан, Алсу Сәйфуллина – Пенза, Лилия Сәйдуллина – Төмән Шулай ук, ике кыз – Ростовтан Юлия Бараева һәм Кировтан Илнара Әхәтова махсус призга лаек булып, «Татар кызы-2024» титулы өчен көч сынашмыйча гына, финал бәйгесендә катнашу хокукына ия булган иде

Кызлар берничә этапта көч сынашты.

Кызлар финалда тумышы белән Пензадан булган Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәреннән өзек күрсәтте.

Араларыннан иң лаеклысы булып Оренбург кызы Алсу Байгилдина танылды.

Җиңүчене Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тәбрикләде.

Алсуга “Татар кызы” таҗы һәм автомобиль ачкычы тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре