Балтач районының Югары Ушма авылында яшәүчеләр өчен бүгенге сайлау онытылмаслык якты хатирә булып сакланып калачак. Авылда бүген күптән көтелгән модульле яңа ФАП ачылды.
Шушындый объектлар ачылу авыл кешесе өчен, авыл өчен тарихи вакыйгага тиң. Быелгы Татарстан Республикасы Рәисен сайлау көне, әнә шулай, икеләтелгән тарихи әһәмиятле көнгә әйләнде. Ушмалыларның шатлыгын уртаклашырга ТР Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Альмир Абашев, район җитәкчелеге дә килгән иде.
Алдагы көннәрдә исә райондагы бердәнбер мари авылы – Улисьял авылы клубы капиталь ремонттан соң, танымаслык булып яңарып, ишекләрен ачкан иде. Республика көнендә дә районда шундый берничә мөһим объект файдалануга тапшырылуын искә алсаң, балтачлылар һәр мөһим датага үзгә бүләк тә әзерлиләр дигән нәтиҗәгә киләсең. Шунысы да бар: әлеге төзелеш- яңарышларның барысы да республика күләмендәге программалар ярдәме белән тормышка ашырыла
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез