Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләү кагыйдәләрен хөкүмәт раслады. Әлеге карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру кагыйдәләрен расларга», – диелгән әлеге документта.
Түләүләр апрель-май айларында автомат рәвештә исәпләнәчәк. Кирәкле документлары булмаган очракларда ветераннарга гариза һәм раслаучы документ тапшырырга кирәк булачак.
Әгәр гражданның берничә түләүгә хокукы бар икән, аңа кайсысы күбрәк, шунысы түләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез