Газетага язылу

Йөртүче исерек булган: Татарстанда авариядә ике бала һәм хатын-кыз һәлак булды

Хатын-кыз һәм ике баланың гомерен өзгән фаҗигале авария турында яңа мәгълүматлар билгеле булды. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте кичә кич Татарстанның Югары Ослан районында булды. Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, ике автомобиль – «Лада Калина» һәм «Лада Искра» белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобилендәге пассажирлар – хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган. Тагын биш кеше хастаханәгә озатылган.

Ведомство мәгълүматларына караганда, чит ил машинасы руле артында Казан кешесе булган. Ул автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пассажирлары һәлак булган җиңел машинада ир белән хатын һәм аларның балалары булган.

Әлеге факт буенча саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре