Ипотека буенча беренче кертемне туплау өчен ничә ел кирәк булуын исәпләгәннәр

Татарстан ипотека буенча беренче взносны туплау вакыты ягыннан Россия төбәкләре рейтингында (“РИА Новости” төзегән) 24 нче урынга чыккан. Бездә уртача хәлле бер балалы гаиләгә гадәти 60 “квадратлы” фатир өчен ипотека алуга беренче кертемне 4,8 ел җыярга кирәк. Шул ук вакытта республикада яшәүче гаиләләрнең 20 проценты моның кадәр акчаны 10 ел эчендә дә туплый алмый.

Тикшеренүдә эшләүче ата-анадан (уртача хезмәт хакы алып эшләүче) һәм бер баладан торучы гаиләгә мәҗбүри түләүләрдән соң калган керемнәренең 50 процентын беренче кертемгә җыю күздә тотылган. Беренче кертемнең күләме 60 “квадратлы” гадәти фатир бәясенең 30 проценты буларак билгеләнгән.

Фәкать биш төбәктә генә беренче кертемне өч елдан кимрәк вакыт эчендә тупларга мөмкин булуы ачыкланган. Болар – Ямал-Ненец автономияле округы (2,3 ел), шулай ук Магадан өлкәсе, Ненец автономияле округы, Чукотка һәм Ханты-Манси автономияле округлары. Күпчелек төбәкләрдә әти-әниле һәм бер балалы гаиләгә ипотека буенча беренче кертемне кимендә 6 ел тупларга кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре