Ир-атлар эшендә эшләүче хатын-кызлар: «Рәхәтлектән түгел»

Ай-яй кыю йөрәкле! Алар турында әнә шулай диләр. Хатын-кызлар эшкә тотынсамы? Ялт иттереп эшләп куячак. Ә асыл затлар кулы тимәгән өлкәләр сирәк. Күккә дә менәләр, җир астына да төшәләр. Тимерне дә бөгәләр, ут эченнән дә чыгалар. Тормыш мәҗбүр итәме, әллә үзләре шулай үҗәтме? Без күңелләре нечкә, куллары нык булган туташ, ханымнар белән аралаштык.

Кранчы Вәсилә

Биектән яхшырак күренә. Казанда яшәүче Вәсилә Сабирова инде 14 ел кранчы булып эшли. 22 нче заводта хезмәт куя ул. Үзе әйтмешли, самолетка кирәкле барлык җиһазлар аның кулы аша үтә.

Кама Тамагы районының Яшелчә авылына баргач ишетеп кайткан идек аның турында. Әнисе Кәүсәрия апа: «Кызым кранда эшли», – дип горурланып сөйләгән иде. Баксаң, элек бу авылда яшәүчеләрнең күбесе әлеге заводта тир түккән икән. Заманында 10 нчы сыйныфны тәмамлаган Вәсилә дә шул авылдашлары артыннан чыгып киткән. Укыйсы килмәвен дә, яхшы хезмәт хакына кызыгуын да яшерми. Заводта 27 ел төрле эшләрне башкарган. Хезмәт хакы кимегәч, хуҗаларыннан: «Мине кранчыга укытыгыз әле», – дип сораган.

– Биеклектән курыкмыйм, башым да әйләнми. Тик менә кранга тимер чыбыклы 32 баскычтан менгәндә бераз шүрләтә. «Вәсилә, биектә эшлисең, ничек курыкмыйсың? Бигрәк батыр йөрәкле син», – диләр. Кечкенә чакта тау башына менеп, Иделдә боз китүен күзәтә идек. Үргә менәргә курыкмадым. Бездәге краннар төзелештәге кебек алай биек түгел. Иң биек дигәне 7 нче кат югарылыгында булса, калганнары аннан түбәнрәк. Барысы да хөрмәт белән карый. Эшчеләрнең күбесе – ирләр. Хатын-кызларны кулда гына күтәреп йөртмиләр инде, – ди 58 яшьлек Вәсилә ханым. – Көнем сигез сәгать кабинада үтә. Кайчак газеталар да укыштыргалыйм шунда. Ишетмәсәм, астагы хезмәттәшләрем сызгыра яки телефонга шалтырата. Биектә булгач, шулай аңлашабыз. Гел аска карап торырга кирәк. Башта кыен иде, хәзер шомардым инде. Самолет детальләрен, штампларны станокка куям. Башкалар шуны эшләгәндә, ял итеп торам. Атнага бер яки ике көн ял тия. 70 мең сум хезмәт хакы алам. Акчадан бик канәгать.

Авыр эштә эшләүче хатын-кызларга карата үз карашы аның. Аларны рәхәтлектән мондый адымга баралардыр дип уйламый.

– Әллә ни җитеш тормышта үсмәгәнгәдер инде, акчага кызыктым. Пешекчегә укыйсы килгән иде. Хезмәт хакы тамакны туйдырырга җитмәс дип кире уйладым. Гаилә хәле дә үзенекен итәдер, мөгаен. 19 яшьтә кияүгә чыктым. Ирдән бәхет күрмәдем. Ун ел балабыз булмады. Шуннан соң ирем мине ташлап чыгып киттем. Үзем генә калдым. Икенче ирдән дә рәхәт күрмәдем. Кызым һәм улым бар. Ирле хатын зонтик астында кебек хис итә ул үзен. Таянычы булмаганнарга исә авыр эштә хезмәт куярга туры килә. Тормышны күтәрергә, балаларны аякка бастырырга кирәк бит. Кайберәүләр кайчак: «Син нәрсә, кранга менәмме соң?!» – дип кенә җибәрә. Акча күп түләсәләр, тимер юлда тир түгәргә дә, теләсә кайсы авыр хезмәтне башкарырга да риза мин. Көч булганда, 65 яшькә кадәр тырышырмын әле. Монда миңа бик рәхәт. Сәламәтлегем әйбәт. Үземне бәхетле дип саныйм. Иң мөһиме – җан тынычлыгы, – ди кранчы.

Тулай торакта гомер кичерсә дә, бер дә зарланмый Вәсилә апа. Ишеген ачып керергә өем, ятып йокларга караватым, серләремне сөйләргә ике балам бар, кредитым да юк, ди. Буш вакытта концерт, театрларга йөрергә ярата икән. Гаиләсен тәмле камыр ризыклары пешереп сыйлый. Бәйләү эшен дә булдыра. Авылга әнисе янына кайтып йөри. Кыш чыгарга аны үзе янына алып килә. Биеклекне яратса да, борынын күккә чөймичә, җирдә чын кеше булып яшәргә тырыша.

Электрик Камилә

Камилә Галина – Актаныш районының Пучы авылы кызы. Аңа 19 яшь. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында электрик белгечлегенә 3 нче курста укый. Төркемдә бердәнбер кыз икән. Башта егетләр янында кыенрак булса, тора-бара бар да җайланган. «Алар мине рәнҗетмиләр, нәрсә кушам, шуны эшлиләр», – дип елмая Камилә.

Камилә электрик һөнәрен ирләрнеке дип санамый. Аның фикеренчә, теләге һәм белеме булган һәркем ул эшне башкара ала. Ул үзе әтисе юлын сайлаган. Электр дөньясына мәхәббәтне нәкъ ул уяткан.

– Кечкенә чакта электр төймәсенә басуга ут кабыну үзенә күрә бер тылсым булып тоелды миңа. Шуның серен ачасым килде. Әтинең эше бик кызык. Аның белән сарайда бергәләп ут үткәрдек. Мәктәптә физиканы әйбәт укыдым. Электр техникасы фәне авыр. Ләкин вакытында барысын да укып барсаң, кыен түгел. Укып бетергәч, КАМАЗ заводында да эшләргә теләгем бар. Практиканы шунда үттем. Электродлар тыгып, резин перчаткаларның тишек түгеллеген, саклау үзлекләрен саклавын тикшердек. Әлеге һөнәр миңа бик ошый, – ди ул.

Бу һөнәрне сайлавына сыйныфташлары, техникумдагы мөгаллимнәр дә бик гаҗәпләнгән. Аның әйтүенчә, электрик булу өчен кыю, игътибарлы булырга, барлык иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Үзен ул җитез, сабыр дип саный.

Газчы

Флүсә Муллахмәтова – Саба районында газчы булып эшләүче бердәнбер хатын-кыз. Өч авылга хезмәт күрсәтә ул. Тумышы белән Олы Арташ кызы. 9 нчы сыйныфтан соң аграр көллияттә хисапчы белгечлеген үзләштергән. Тик аның буенча бер көн дә эшләмәгән. Полиция яки физкультура укытучысы булып эшләргә хыялланган икән. Тик күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгән кызның шәһәргә китү мөмкинлеге булмаган, күрәсең. Олы Кибәче егетенә кияүгә чыгып, ике кыз үстерәләр.

– Кыюлык бар. Спорт белән дә шөгыльләндем. Хатын-кыз сабыр бит ул. Нинди эшкә тотынса да, башкарып чыга. Ирләр физик, хатын-кызлар рухи яктан көчле. Аерма шунда гына. Хатын-кызга бер эштән дә куркырга кирәкми. Без алты кыз үстек. Шуңа күрә ир-ат эшен башкарырга туры килде. Ирем шабашкада йөргәч, чүкечен дә, шөреп боргычын да – барысын да тотам. «Ока» машинасының двигателен үзем сүтеп җыйган идем, – ди 31 яшьлек Флүсә.

Эшне талымлап тормый ул. Моңа кадәр фермада терлекләрне төяп озатып торган. Менә инде ике елга якын инде үзен яңа һөнәрдә сыный.

– Эшнең бер рәтен белгәч, авыр түгел. Урнашыр алдыннан өйрәтәләр бит. Газ мичләренең төзеклеген тикшерәм. Ватык булса, гариза бирәбез. Төзәтерлек булса, запас частен алып кайтып көйләп бирәм. Суыкларда төтен чыгу юлларына аеруча игътибарлы булырга кушам. «Ватсап»тан да әйтеп торабыз. Минем җаваплылыкта – барлыгы 400 йорт, – ди ул.

Кайда эшләргә ярамый?

Хатын-кыз хезмәтен җәлеп итүне тыйган авыр һәм зарарлы эшләр исемлегендә җир асты, тау эшләре, тимер эшкәртү, скважиналар бораулау, кара металлургия, химиягә бәйле юнәлешләр бар. Аларны янгын сүндерүче, йөк төяүче, водолаз, урман кисү эшенә дә алырга ярамый. Хатын-кызларга авырлыгы 2,5 тоннадан артык булган машина йөртүчесе, электропоезд йөртүчесе, машина ремонтлау слесаре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тракторчы булырга рөхсәт ителә.

Күптән түгел Хезмәт министрлыгының 2028 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак яңартылган исемлектә нәфис затларга экскаватор һәм төяү машиналарында (погрузочная) эшләргә рөхсәт бар. Шулай ук ачык тау эшләре, шахта төзү, рудникларда үзйөрешле машиналар белән идарә итәргә дә ярый. Моңа кадәр күмер вату эшләрендә катнашырга ярамаса, хәзер анысы да катгый таләп түгел. Бары кул белән генә ватарга ярамый. Шулай ук судноларда бозның өске катламын ватучы булу да тыела.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре