– Матур яшәвебезгә Әлфиянең авыл кызы булуы ярдәм итте, – дип, сүз башлады Ильяс әфәнде. – Мин аны бер күрүдә яраттым. Трамвай тукталышына барганда, каршыма алсу төстәге күлмәк кигән аксыл чәчле кыз очрады. Узып киткәч, артыма борылып карасам, ул инде юк. Эреп юкка чыккандай булды. Тик күз алдымнан китмәде. Шулчак үз-үземә: «Минем тормыш иптәшем бу кыз кебек булачак», – дидем. Ә язмыш безне тагын бер кат очраштырды.
Студент еллары була ул. Студотрядларны төзелешләргә, уңыш җыюга йөрткән чаклар. Ә ул отрядларның күбесендә медицина уку йортларында укучылар була.
– 4 нче курста чакта миңа авыл хуҗалыгы отрядында эшләргә теләүче медикларны җыярга куштылар. Йөри торгач, мин очраклы гына Әлфия укыган төркемгә килеп эләктем. Шул чакта йөрәк урыныннан кузгалды. Кош тоттыммыни! – дип искә ала Ильяс Нуриев. – Әлфияне күрер өчен, мин гел бу төркем янына йөри башладым. Күбесе ни өчен йөргәнемне сизенде дә кебек. Әмма мин инде кызны башка югалтырга теләмәдем. Бер имтихан вакытында чәчкәләр тотып, янына килдем. Менә шуннан соң без очрашып йөри башладык. Әлфия бары тик пәнҗешәмбе көнне генә буш иде. Калган көннәрен гел укуга багышлады. Ә мин шул бер көнне түземсезлек белән көтәм. Ул яшәгән тулай торакка киләм. Әлфия өчпочмаклар пешереп көтеп тора...
Шәһәр егетенең хисләре әнә шул тәмле өчпочмак исләре белән кушыла да инде. Эшне озакка сузмый, институтны тәмамлауга, тәкъдим ясый. Яшьләр өйләнешә.
– Ул чакта туганнарда машина юк иде, шуңа күрә кәләшне ЗАГСка һәм өйгә алып кайту өчен миңа такси яллап торырга туры килде. Туйны «хрущевка»дагы ике бүлмәле фатирда үткәрдек, ә баскыч аралыгындагы мәйданчыкта биедек, – дип сөйли гаилә башлыгы. – Ул чакта яшьләргә тормыш башлау җиңел булмады. Телевизорны кредитка алдык. Ул – 750 сум, ә минем хезмәт хакым 96 сум иде. Гаиләнең матди хәле авыр чак иде ул. Әлфия бәби көтә, гаилә минем өстә. Аның каравы телевизор бар! Яшьлек... Әмма бу вакыйга гомерлек сабак булды, шуннан соң кредит белән сак эш иттем.
Нинди генә вакыт булмасын, алар гаиләдәге җылылыкны саклый белә. Моның өчен Ильяс әфәнде хатыны Әлфиягә рәхмәтле.
– Мин шәһәрдә үстем һәм туйга кадәр әти-әнием белән яшәдем. Әлфиядә тормыш тәҗрибәсе дә зур, ул эш белүе белән дә аерылып тора иде. Бөтен әйберне белеп эшләде. Өебез чиста, өстәлдә кайнар ризык булды. Балалар тугач, алар өчен дә артык борчылмадым. Чөнки Әлфиягә ышанган идем, – ди Ильяс Нуриев. – Без ике ул үстердек. Аларны тәрбияләгәндә үзебез үскән гаиләләрдән үрнәк алдык. Икебезнең дә әтиләребез гел эштә булды. Ә әниләребез укытучылар иде. Шөкер, улларыбыз йөзгә кызыллык китермәде.
Ирне бәхетле итү хатын-кыздан тора, дип уйлый гаилә башлыгы.
– Һәрхәлдә безнең гаиләдә шулай булды. Ә бәхетле ир таулар күчерә ала, – ди Ильяс Нуриев. – Яшьлектә сөйгән ярларны саклап, кадерләп яшәргә кирәк. Гомер узганны сизмисең дә.
Нуриевлар хәзер инде үзләре башкаларга матур үрнәк күрсәтә. Табиб һөнәрен сайлап, күпме кешенең тәненә дәва, күңеленә җылы сүз тапкан алар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез