Ни өчен яшьләр гаилә корырга ашыкмый? Соңгы елларда бу мәңгелек сорауга әверелеп бара. Яшьләр арасында да, тәҗрибәле өлкәннәр арасында да төгәл генә җавап бирә алган кеше юк. Шулай да без практик психолог, гаилә мөнәсәбәтләре белгече Зәйтүнә Әхмәтҗанова белән бергә бу мәсьәләне төрле яклап карап, әлеге тенденциянең сәбәпләрен ачыкларга тырыштык.
– Элегрәк 20 яшьтә гаилә корырга ашыксалар, хәзер 30 ны узгач та кымшанырга теләмиләр. Ничек уйлыйсыз, мондый үзгәреш нәрсәгә бәйле?
– Элек гаилә, беренче чиратта, тормыш алып бару һәм исән калу өчен кирәк булган. Парлашып яшәү көнкүрешне җиңеләйткән, җаваплылыкны бүлешергә ярдәм иткән. Бүген җәмгыять үзгәрде: кешеләр икътисадый һәм көнкүреш ягыннан мөстәкыйльрәк яши. Хәзер ялгызың гына да рәхәт яшәү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, бүген карьера, шәхси ирек, шәхси үсеш һәм уңыш зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә яшьләр гаилә коруны мәҗбүри этап итеп түгел, ә җитди җаваплылык таләп итә торган адым буларак кабул итә. Күпләр башта үзләрен табарга һәм максатларына ирешергә тели.
Психология күзлегеннән караганда да, хәзер кешеләр мөнәсәбәтләрдән рухи якынлык, аңлашу һәм комфорт көтә. Шуңа күрә күпләр гаилә корырга ашыкмый. Ләкин бу гаиләнең кыйммәте кимеде дигән сүз түгел.
– Соңгы арада гаилә кору яшен үзгәртү турында сөйләшәләр. Сезнеңчә, бүгенге яшь буын моңа әзерме? Моңа, гомумән, ихтыяҗ бармы?
– Монда бит сүз юридик никах яшен түгел, ә гаилә коруны яшьрәк чорга күчерү турында бара. Бүген Россиядә беренче никах еш кына 25 яшьтән соң, ә беренче бала туу 28 яшькә туры килә. Ләкин моңа мәҗбүриләү белән ирешеп булмый. Әйткәнемчә, яшьләр өчен бүген белем, карьера, финанс ягыннан тотрыклылык һәм тормышта үз урыныңны табу мөһимрәк. Яшьләр гаилә коруга рухи яктан озаграк әзерләнә. Моннан тыш, фән һәм медицина үсеше нәтиҗәсендә, гомер озынлыгы арта, шуңа күрә гаилә кору һәм бала табу яшенең соңракка күчүе – табигый күренеш.
– Күптән түгел уздырган сораштырулардан күренгәнчә, яшьләрнең 71 проценты, гаилә корырга финанс кыенлыклары комачаулый, дип белдергән. Бу проблеманың асылы нидә? Моның артында, чыннан да, акча мәсьәләсе торамы, әллә яшьләр җаваплылыктан куркамы?
– Глобальләшү шартларында гаилә кору һәм бала табу бүген бик җаваплы этап буларак кабул ителә. Яшьләр моңа финанс һәм рухи яктан әзер булырга кирәк дип саный. Элек яшь гаиләләргә әти-әниләр, туганнар ярдәм иткән, социаль бәйләнешләр, ягъни коллективизм көчлерәк булган. Яшь гаилә проблемалар белән ялгызы калмаган. Хәзер исә индивидуализм көчәя. Акчаң булу, үзеңне һәм балаларыңны тулысынча тәэмин итү мөһим санала. Бу исә эчке киеренкелекне арттыра.
Бүген тормыш рәвеше үзгәрсә дә, буыннар арасындагы бәйләнешне һәм үзара ярдәмләшүне саклау бик мөһим булып кала бирә.
Моннан тыш, икътисадый тотрыксызлык, торак мәсьәләсе һәм глобаль кризислар да йогынты ясый. Шуңа күрә бүгенге яшьләр өчен гаилә кору катлаулырак процесс булып бара. Әлеге мәсьәләне акча җитмәү яки җаваплылыктан курку белән генә аңлатып булмый. Бу – җәмгыятьтәге кыйммәтләр һәм тормыш шартларының үзгәрү нәтиҗәсе.
– Бүген гаилә кору яшенә җитеп һәм аны узып баручылар – 1990 нчы һәм 2000 нче еллар башында үскән буын. Араларында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә аз түгел. Нәселдәге ачы тәҗрибә, әти-әни үрнәге аларның бүген ЗАГСка барырга теләмәүләренә тәэсир итәме?
– 1990 нчы һәм 2000 нче еллар башында үскән миллениаллар буыны зур социаль үзгәрешләр чорында формалашты. Үзгәртеп кору, СССР таркалуы, икътисадый тотрыксызлык, ата-аналар арасындагы конфликтлар һәм аерылышулар күп гаиләләргә тәэсир итте. Әлбәттә, мондый тәҗрибә балада тирән эз калдыра. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аерылышкан гаиләләрдә үскән балалар үзләре дә ешрак аерылыша.
Ләкин барысы да шулай булырга тиеш дигән сүз түгел әле бу. Миллениаллар психология белән күбрәк кызыксына, терапиягә йөри, үз өстендә эшли. Шуңа күрә бүген күпләр өчен аерылышу «тормыш ахыры» түгел, ә мөнәсәбәтләрне яңадан кору мөмкинлеге булып кабул ителә.
Моннан тыш, хәзер бөтен дөньяда берничә тапкыр гаилә кору тенденциясе күзәтелә. Бу күренеш психологиядә һәм социологиядә «серияле моногамия» дип атала, ягъни кеше тормыш дәвамында берничә озак вакытлы мөнәсәбәт яки никах кора ала. Элек моңа тискәре караш көчлерәк булса, бүген җәмгыять моны тыныч кабул итә. Шуңа күрә яшьләрнең ЗАГСка ашыкмавын бары тик гаилә корудан курку белән генә аңлатып булмый.
– Татарларда гаиләгә «керү» зур бер йола бит инде. Килен төшерүне генә алыйк. Хәзер бу формаль күренеш булса, элегрәк аның асыл мәгънәсен яхшы аңлаганнар. Бүген шулай ук берничә буын бергә яши торган гаиләләр дә сирәгәя. Моның белән бергә без нәрсәне югалтабыз?
– Татар халкы – гаилә кыйммәтләре һәм туганлык бәйләнешләре сакланган милләт. Бер-береңә ярдәм итү, авырлыкларны бергә күтәрү – безнең тормышның мөһим өлеше.
Берничә буынның бер йортта яшәмәвенә килгәндә, бу – нормаль күренеш. Әмма аның да тискәре яклары бар. Беренче чиратта, балалар әби-бабайлар белән сирәгрәк аралаша. Өлкән буынның тәрбиядә катнашуы, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашуы кими. Һәм, мөгаен, иң зур югалту якынлык һәм терәк булу хисенең югалуыдыр. Элек кеше үз проблемалары белән ялгыз калмаган диярлек, чөнки шатлык та, кайгы да уртак булган. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез