Тинчурин театры сәхнәсендә ул инде 30 елдан артык иҗат итә. Кино сәнгатендә дә режиссер буларак уңышлары күренә башлады. Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәре буенча ул төшергән фильм быел «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә җиңү яулады. Кинога тартылуының сәбәбе нидә? Артистның үзе белән сөйләштек.
– Ирек, син кинода үзеңне артист буларак та, хәзер инде режиссер буларак та сынап карадың. Сәнгатьнең бу төренә күбрәк тартыла башламадыңмы?
– Мин кино сәнгатен бик яратам. Нурания Җамали ТНВда эшләгәндә кереп кителде дә, шуннан бирле шул дулкында рәхәтләнеп йөзәм. Үземә рәхәт. Кинорежиссерлар театр артистларын бик яратып бетерми инде. Уйнамаска, гадирәк, табигыйрак булырга куша. Шуңа күрә читтән берәр «йолдыз» артистны чакыралар. Мин үзем моңа каршы. Үзебездә дә «йолдыз»лар күп. Әгәр үзебезнең артистлардан кино «йолдыз»лары ясамыйбыз икән, тагын кем ясасын?! Элегрәк, әйе, татар киноларында артистлар театрдагы кебек уйный иде. Ләкин хәзер фильмнар күбрәк төшерелгән саен, артистларыбыз да өйрәнә. Кинода төшүнең артист өчен бер ягы бар: анда бит берничә дубль төшереп була. Ә театрда кабатлаулар юк. Кино төшерү – бик авыр эш. Анда күпме кеше катнаша, күпме көч түгелә. Берәр авылга баргач, халык кызыксынып безне карап тора да, аннары: «Кит әле, шул да булдымы эш», –дип кул селтәп китеп бара. Авыр булса да, аннан ләззәт ала торган артистлар бик күп. Мин дә – шуларның берсе. Ләкин театрны калдырып, кинога гына китә алмыйм.
– Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәрен фильм итеп төшерергә алынудан ничек курыкмадың?
– Миләүшә Ләбибовна шалтыраткач, башта аптырап калдым. Аны бит спектакль буларак бөтен татар иле белә. Нәҗибә Ихсановадан соң кем, ничек уйный? Алсу Гайнуллинадан соң ул рольне кемгә бирергә? Ярар, чапкан атка эләгә, тәнкыйтьләсәләр тәнкыйтьләрләр, дип тотындык. Безгә кыска гына вакытка республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәген биреп тордылар. Анда ремонт бара иде. Шуңа да без аны тиз төшердек. Мин бу фильмда уйнаган кызларымнан бик канәгать. «Әниләр һәм бәбиләр»не Мәскәү, Санкт-Петербург тамашачысына да күрсәттек. Карап бетергәч тә, халык чыгып китми, 30–40 минут аралашабыз. Өч зур шәһәребездә күрсәтсәк тә, спектакль белән чагыштырулар, андый сораулар яңгырамады. Бу мине бик куркыткан иде. Димәк, тамашачы күңеленә хуш килгән.
– Без мәктәптә «Мин үскәч кем булам?» дигән темага инша яза идек бит. Син, артист булам, дип язгансыңдыр инде?
– Юк, мин акушер-гинеколог булам, дип яза идем. Берничә иншага шулай яздым. Укыгач көләләр иде. Класс җитәкчебез Венера апа: «Ирек, аның өчен анатомияне яхшы белергә кирәк бит», – дия иде. 11 нче сыйныфта укыганда сыйныфташлар газетада Тинчурин театры үзенә студентлар җыя дигән белдерү күргәннәр дә: «Әйдә, барабыз», – диделәр. Нәтиҗәдә алар бармады, мин киттем. Авылда Яңа елда клоун булып уйнаганым, спектакльләрдә катнашканым бар иде. Әтием дә үзешчән сәнгатьтә яратып катнаша иде. Казанга мин 1993 елда килдем. Апа тулай торакта тора. Миңа адресын язып бирде дә, мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә барып, укырга кердем. Тәмамлаган көннән алып Горький урамында урнашкан Тинчурин театрында эшләдем. Инде бу бинада соңгы спектакльләребезне уйнап, Татарстан урамына күчендек.
– Күзләрең моңсуланып калды...
– Моңсу да, сөенеч тә. Ир-атлар булсак та, соңгы спектакльләрдән соң күзләр яшьләнде. 33 ел гомер аз түгел бит. Шул бинада күпме шатлык, куанычлар булган. Үзгәрешне сөенеп тә кабул итәсең, ләкин бу өйдән чыгып, икенче өйгә күчүне аңлап бетереп булмый әле, күңел ышанмый. Ул бит тегендә, монда барып, гастрольләрдә уйнап кайту бер нәрсә. Без кабат ияләшкән урыныбызга әйләнеп кайтабыз. Ә хәзер шалт яңа урын. Бу үзгәрешләр театрыбыз өчен уңыш алып килсен. Урыны бик әйбәт, шәһәрнең кыл уртасы. Күченү – бер нәрсә, иң мөһиме тамашачыларны тартып тора торган спектакльләрнең булуы. Зур залы, кече залы бар. Тамашачыбызга да: «Сез безнең белән китәсездер бит инде, бергә күченәбез бит инде?» – дибез. Алар да моңсулана. Үзебез булып калсак иде инде.
– Яңа бина гына түгел, яңа режиссер да...
– Режиссердан без үзгәреш көтәбез. Ләкин моны дөрес аңларга кирәк. Тинчурин театрын асылыннан үзгәртергә кирәкми. Юкса үз тамашачыбыз югалырга да мөмкин. Без яңа гына туган театр түгел. Инде 92 нче сезоныбызны эшлибез. 92 яшьлек карттан 18 яшьлекне ясап булмый. Алдагы көнебезне уйлап, матур спектакльләр иҗат итәргә язсын. Айдар Җаббаровның моңарчы куелган спектакльләрен карап, аның яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә туры килә торган спектакльләр иҗат итә торган талантлы режиссер икәнен беләбез. Һәрбер артистның аның белән эшләп карыйсы киләдер. Хәзер менә яшьләребез Айдар белән эшли. Алар бик канәгать. Чират безгә дә җитәр дигән өметтә калабыз. Эш булып торсын.
– Үзең дә кинорежиссер булып эшләп карагач, сәхнәдә башка режиссер белән уртак тел табып эшләү авыр түгелме?
– Син кино төшерсәң дә, спектакль куйсаң да, башта режиссерга буйсынырга тиеш. Чөнки эшнең ахыргы нәтиҗәсе буенча ул җавап бирә. Миңа артист буларак бу очракта режиссер белән ниндидер дискуссия алып баруның мәгънәсен күрмим. Әлбәттә, репетиция вакытында син үзеңнекен тәкъдим итеп карыйсың. Әгәр ул аңа ошаса, туры килсә, кабул итәчәк.
– Синең өчен дөреслекне әйтми калуың алтынмы, әллә...
– Астан сүз йөрткәнче, күзенә карап әйт инде. Әйтәсе фикереңне курыкмыйча әйтергә кирәк. Әлбәттә, андый кешене яратмыйлар. Кайвакыт телеңне тешләргә дә туры килә. Нинди ситуация булуына карыйсың инде.
– Бүген рольләрең җитәрлекме, син канәгатьме?
– Аллага шөкер, канәгать. Август аенда гына да унҗиде спектакльдә уйнадым. Сентябрь аенда да шул тирә. Артист өчен бу әйбәт дип саныйм. Без инде хәзер урта буынга җиттек. Арттан яшьләр килә, аларның дәртләре ташып тора, рольләр кирәк. 50 яшькә җиткәндә бу кадәр спектакль уйнаудан мин канәгать.
– Элегрәк артистлар әңгәмәдә хыялдагы рольләр хакында сөйли иде. Хәзер юк. Әллә классик әсәрләр кимеде, әллә башка сәбәп. Синең хыялдагы ролең бармы?
– Артист өчен башта татар, аннары рус классикасында уйнау – үсеш ул. Чит ил классикасында уйнау – тагын да зур дәрәҗә. Ул укыганда да, аннары театрда да баскычлап күтәрелә. Яхшы-яхшы тәрҗемә әсәрләрне кую артист өчен әйбәт булса да, ул барыбер тамашачы күңеленә барып бетми. Син аны берничә ай репетицияләр ясый-ясый чыгарасың, өч-дүрт тапкыр уйнаганнан соң билет сатылмый башлый, халык килми. Бездә «Гамлет» та, Горькийның «Төптә» («На дне») әсәре дә, башкалары да уйналды. Аларның үз аудиториясе бар инде. Ләкин күпчелек халыкның бүген театрга килеп, уйланып утырасы килми. Безнең тамашачы күңеленә комедия, мелодрама хуш килә. «Нинди роль уйнарга телисең?» дигән соравың уйландыра. Мин берәр рус фильмында тәҗрибәле режиссер кулы астында Мәскәү «йолдыз»лары белән бер зур роль уйнар идем.
– Хатының Гөлчәчәк белән парлап уйнаган рольләрегез бик аз булса да, бар. Уңай һәм тискәре яклары?
– Бергә уйнауның уңай ягы – рольне өйдә дә кабатларга була. Хәтта йокларга яткач, караватта да кабатлана, чөнки сүзләрен өйрәнеп бетерергә кирәк. Кайвакыт Гөлчәчәк, кабатлыйк, дисә дә, онытыйк, ял итәсем килә, дигән чаклар да бар. Парлы рольләребез аз булса да, мин хатыным белән уйнарга яратам. Әле алга таба да эшләргә язсын. Бер-беребезгә киңәшләр дә бирәбез. Хатын сәхнәдә үзе генә уйнаганда, мин спектакль карый алмыйм. Залда утырам, арып бетәм. Гөлчәчәк сәхнәдә уйнаганда, мин дә аның белән бергә уйный башлыйм. Бу борчылудыр инде. Мин моны аңлата алмыйм.
– Син – бик чибәр кеше. Кызлар күзе күп төшкәндер... Ә син Гөлчәчәкне сайлаган. Ни өчен нәкъ менә ул?
– Аны күргәч, йөрәгемә, ул – минеке, дигән уй кереп утырды. Хатын-кызны чибәрлегенә карап кына сайламыйлар.
Синең бар булганың, һәр көнең хатыныңнан тора. Ир иткән дә, чир иткән дә – хатын, диләр. Без хатынны гомергә бергә булырга дип сайлыйбыз. Ул ашарга да пешерә белергә, тырыш та булырга тиеш. Улларыма да шулай дип киңәш бирәм. Мин санаган пунктлар буенча Гөлчәчәк йөрәгемә туры килде, үземә каратырга теләдем.
Әбием дә: «Улым, сине ашатып та, эчертеп тә, бар яктан карап тора торган хатын булсын», – дип киңәш бирә иде. Без хатыным белән 29 ел бергә.
– Сез бит – өч ир-егетнең әти-әнисе дә. Ике улыгыз инде өйләнде. Каената ролен ничегрәк башкарасың?
– Мин үземне каената дип уйламыйм да. Киленнәрем миңа үз кызларым шикелле. Минем әтием дә Гөлчәчәккә «кызым» дип кенә торды.
– Уртанчы улыгыз Ислам «Зөләйха» фильмында да төште. Артист кешенең баласы барыбер шул сәхнә тирәсендә үсә. Улларыгыз иҗатка тартылдымы?
– Олы улыбыз баянчы иде. Халыкара, бөтенроссия конкурслары лауреаты булды. Мәктәпне бетергәч, аңа музыка училищесына, аннары консерваториягә китәргә кирәк иде. Шуннан соң җырчыларга 3–4 сәгать концертларда уйнап торырга тиеш булачак. Без балага барысын да әйбәтләп аңлаттык та, ул фикерен үзгәртеп, икътисад институтына укырга керде. Уртанчысы да шул ук уку йортын тәмамлады. Хәзер икесе дә үз эшләре белән шөгыльләнә. Кечкенә улыбыз унберенче сыйныфта укый. Ул скрипка буенча музыка мәктәбен бетерде. Алар өчесе дә уен коралларында уйный, музыканы ярата.
– Үзе артист булган Ирек балаларына киртә куймыймы соң?
– Мин аларның артист булуын теләмәдем. Алар шуның белән ризалашты. Бүген үз эшләреннән икесе дә канәгать. «Зөләйха» фильмында төшкәннән соң Ислам турында, шалтыратып, планнары нинди, дип сорадылар. Мин мәктәптән соңгы планнарны әйттем. Әгәр сезнең тарафтан ниндидер кызыклы тәкъдимнәр булса, үзгәрергә мөмкин, дидем. Тик безнең фикерне җавапсыз калдырдылар. Улларыбыз спектакльләрне карап баралар, тәнкыйтьләрен дә әйтәләр. Премьералардан соң без фикер алышабыз.
– Ни өчен күп кенә танылган артистлар үз баласының артист булуын теләми?
– Бу – авыр һөнәр. Акча җитмәгәнлектән безгә төрле җирдә эшләргә: урам себерергә дә, түбә ябарга да туры килде. Шул авырлыкларны балаларга да кабатлатасы килми. Әлбәттә, театрга хезмәт итәргә алынган күп артистлар акча ягын кайгыртмый. Ләкин театр акчасы гына гаилә алып барырлык түгел. Бүген үзгәрешләр бар. Аллага шөкер, хәзер инде зарланырлык түгел. Мин яшьләргә дә әйтәм: «Без сезнең кебек чакта мондый акча күрмәдек», – дим. Ләкин мин үз һөнәремне яратам. Яңадан тусам, кабат артист булыр идем.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                    
                             
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез