Иркә, Татарстанның атказанган артисты:
– Әнием – иң кадерле кешем. Еллар узган саен әнигә булган ярату арта гына. Үзең әни булгач, аны тагын да ныграк аңлыйсың икән. Без әнине кадерләп яшәргә тырышабыз. Абыйлар да, минем балаларым да әни өчен өзелеп тора. Безнең тәрбия башка – иң элек әти-әнине хөрмәтләргә тырышабыз. Гомеребездә дә алардан әйбер сораганыбыз булмады. Киресенчә, без әнигә ярдәм итәргә тырышабыз. Бу шулай тиеш тә. Әниебездә татар хатын-кызларына хас барлык сыйфатлар бар. Бик тыйнак, акыллы, сабыр, тәртипле һәм оялчан кеше ул. Бар яктан да миңа үрнәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез