Иртәгә – 15 июньдә “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектының яңа сезоны старт ала. Быел ул яңа форматта узачак: кичке чараларда катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, музыка уен кораллары белән дә таныша алачак.
Бу хакта Казан Мэриясенең җәйге проектларына багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
– Без моңа кадәр “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектын шәһәрнең төрле паркларында һәм скверларында үткәрә идек. Быел исә ул җәй айларының һәр пәнҗешәмбесендә 18:00 сәгатьтә бер генә ноктада – Камал театры янында узачак, – дип сөйләде Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез