Россиядә алимент түләүдән качып йөрүчеләр реестры гамәлгә керде. Әлеге мәгълүмат белән теләгән һәркем таныша ала. Моның өчен Суд приставлары федераль хезмәтенең рәсми сайтына кереп, эзләнә торган кешенең исем-фамилиясе һәм әтисенең исемен генә җыясы. Дөрес әлегә ул хурлык тактасы ролен генә үти, ягъни аннан белешмә алырга гына була.
Әмма әллә ни файдасы юк дип тә әйтеп булмый. Бигрәк тә мәхәббәт хисләреннән исереп, сөйгәненең чынбарлыктагы хәлләрен хәтта белергә дә теләмәгән кызлар өчен. Яшерен-батырын түгел, кайберәүләр мөнәсәбәтләрне рәсмиләштергәннән соң гына иренең берничә балага алимент түләп ятканын ачыклый. Шуннан тормышның рәте-чираты китә. Әлбәттә инде, алга таба нишләргә икәнен хатын-кыз үзе тәгаенли. Ә чынлыкта әти кеше балаларга алимент түләргә генә түгел, карарга да, тәрбияләргә дә, күңел җылысын да бүләк итәргә тиеш. Ни кызганыч, әлегә закон балаларны акчасыз калдырмау ягын гына кайгырта.
Мондый реестр бик кирәк, чөнки алимент түләүдән качып йөрүчеләр бихисап. Шул хакта без Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Кадыйров белән сөйләштек.
– Әлегә бу реестрда Россия буенча 190 мең тирәсе кеше исәптә тора, – диде ул. – Исемлеккә алимент түләмәгән өчен закон буенча җинаять эшләре ачылган яки административ җаваплылыкка тартылган, шулай ук эзләүдә булган кешеләр кертелгән. Бу закон алимент түләмичә әҗәткә батып ятучыларны селкетеп алу өчен дә кирәк дип уйланыла. Мондый хурлыкка батканчы, үз бурычларын үтәп баруны кулайрак күрүчеләр пәйда булыр дип көтелә.
Эш исемлек төзү белән генә бетми, әлбәттә. Киләчәктә алимент түләүдән качып йөрүчеләр өчен билгеле бер чикләүләр дә кертеләчәк. Әлегә алар турында фикер алышу бара. Россия Юстиция министрының беренче урынбасары Евгений Забарчукның мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсеннән күренгәнчә, фикерләр күп һәм төрледән-төрле. Тәкъдимнәр арасында Дәүләт хезмәтләре порталын кулланудан мәхрүм ителү, дәүләт хезмәтенә эшкә урнаша алмау, самолетлар һәм поездларда югары уңайлыклары булган урыннарга билет сатылмау кебекләре дә бар. Шулай ук юридик зат, шәхси эшмәкәр буларак теркәлә алмау, күчемсез милек һәм автотранспорт алырга мөмкинлек бирелмәү кебекләре дә карала. Кыскасы, төп фикер мондый: кеше газиз баласына тиешлесен бирми икән, үзенә дә артыгын таләп итә алмый. Таләп итә алмау гына түгел, аның болай эшләргә хакы да юк.
Белешмә
Балаларны халыкара яклау көне алдыннан Суд приставлары федераль хезмәте 2025 елның 19 маеннан 2 июненә кадәр «Суд приставлары – балаларга» дигән бөтенроссия акциясе үткәрә. Акциянең төп максаты – балаларны тыныч, матур тормыш белән тәэмин итүдә мөмкинлекләр тудыру.
Сан
Татарстанда бүген 14 меңнән артык кешенең алимент түләү буенча бурычы бар. Май аена алимент түләүдән качып йөрүчеләр саны – 1087.
2024 елда алиментны вакытында түләмичә әҗәткә баткан кешеләрдән 1,8 миллиард сум акча алынган.
Алимент түләмәүчеләрнең 13 проценттан артыгы – әниләр, 86,7 проценты – әтиләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез